Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Lotus Energji Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
06.07.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Lotus Energji (“Лотус Энерджи”) Төркия компаниясе вәкилләре белән очрашты. Анда үзара файдалы проектлар төзү мөмкинлеге турында сүз барды.
Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Lotus Energji компаниясенең бик күп кызыклы проектларны тормышка ашыра алачакларын әйтте. “Аерым алганда, бездә Lotus Energji компаниясенең күп функцияле АЗС ларны оештыру тәҗрибәсе зур кызыксыну уята”, - дип билгеләп үтте ул.
“Татарстан Республикасында Төркия компанияләре уңышлы эшләп килә. Алар, нигездә, төзелеш тармагына карасалар да, икътисадның башка юнәлешләрендә дә эшли алырлар дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Татарстан шәһәрләренә баргач, сез үзегез дә бездә уртаклыклар күп булуына инанырсыз, - диде Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы. - Бу – тел, мәдәният, гореф-гадәтләр охшашлыгы”.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, очрашу турында башлап Lotus Energji җитәкчелеге сүз кузгаткан.
Бүген кичен Lotus Energji вәкилләренең “Татэнерго” ААҖ, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ ндә очрашулар үткәрүе планлаштырыла.
Иртәгә, 7 нче июльдә, Төркия компаниясе җитәкчелегенә “Алабуга” махсус икътисади зонасын һәм “ТАНЕКО” ААҖ проектын (Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексы) тәкъдир итү күздә тотыла.
Очрашуда Татарстан ягыннан – “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Lotus Energji компаниясе ягыннан – компания рәисе һәм төп башкарма директоры Эрдал Челик, Lotus Enerji ның идарә директоры Мехмет Фехми Озата, Lotus Enerji компаниясенең БДБ буенча бизнесны үстерү бүлеге җитәкчесе Илдар Пенджиев катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте