Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Белградта узган 2009 ел Универсиадасындагы эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган ун волонтерны бүләкләргә тәкъдим итте
06.07.2009
Белградтагы 25 нче җәйге Универсиада кысаларында төрле юнәлештә эшләгән Татарстан Республикасы волонтерларының иң яхшылары сәфәр нәтиҗәләре буенча бүләкләнәчәк. Сербиягә визиты барышында (2009 елның 1 нче – 2 нче июле) бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Шуны да искәртик: Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы һәм аны әлеге сәфәрдә озатып йөрүче кешеләр – Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев 1 нче июльдә Белградта Татарстан волонтерлары яши торган студентлар шәһәрчегендә булдылар. Алар студентлар шәһәрчегендә яшәү шартлары белән таныштылар, волонтерларның кайсы юнәлешләрдә эшләүләре һәм зарлары юкмы икәнлеге белән кызыксындылар.
Рөстәм Миңнеханов әңгәмә вакытында Белградтагы җәйге Универсиада-2009 ны оештыру комитеты җитәкчесенең Татарстан волонтерлары эшчәнлегенә югары бәя бирүен әйтте.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Белградка бару нәтиҗәләре буенча иң яхшы ун волонтерны бүләкләргә тәкъдим итте.
“Өйгә кайткач, без сезнең белән һичшиксез очрашырга тиешбез, иң яхшы волонтерлар өчен бүләкләү формасын табарбыз дип уйлыйм”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Шуны искәртик: Белградтагы 25 нче җәйге Бөтендөнья студентлар уеннары кысаларында Татарстан Республикасыннан барлыгы 150 волонтер эшли. Болар – республика югары уку йортлары студентлары, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре. Волонтерлар Сербия башкаласына 24 нче июньдә килеп җиттеләр, аларның Белградта булу вакыты 15 нче июльдә тәмамланачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте