Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасындагы Федераль салым хезмәте идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте
03.07.2009
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасындагы Федераль салым хезмәте идарәсенең хезмәт коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы приказы белән Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе вазыйфасына Марат Сафиуллин билгеләнде.
“Яңа вазыйфага республикабыз кешесе билгеләнүенә мин бик шат”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия Финанслар министрлыгына Марат Сафиуллин кандидатурасын яклавы өчен рәхмәт белдерде.
Марат Сафиуллин салым органнарында 1998 елдан бирле эшли. Башта – Россия Салым һәм җыемнар министрлыгының Идел буе районы инспекциясе җитәкчесе вазыйфасында, 2002 елдан бирле Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесенең урынбасары булып хезмәт итә. 2009 елның гыйнварыннан Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкара.
“Россия Федерациясе Салым һәм җыемнар министрлыгы отличнигы”, Россия Федераль салым хезмәтенең мактаулы хезмәткәре” дигән мактау билгесе белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә аңа “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте