Казанга ФИФА делегациясе тикшерү белән килде
17.10.2014
Бүген Казанга 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышы белән танышу өчен ФИФА һәм "Россия-2018" оештыру комитеты вәкилләренең уртак делегациясе килде. “Казан-Арена” стадионында делегация әгъзалары белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков очрашты.
Казан Россиядә уртак делегация тикшергән икенче шәһәр булды. Кичә экспертлар Санкт-Петербургның әзерлеген тикшерделәр, ә Казаннан соң Мәскәү һәм Сочига китәчәкләр.
Искә төшерәбез, 2018 елгы дөнья чемпионаты матчы Россиянең 11 шәһәрендә 12 стадионда узачак. “Казан-Арена” стадионы 2018 елгы дөнья чемпионатының бүгенге көнгә файдалануга тапшырылган һәм үз билгеләнешендә файдаланылучы ике стадионының берсе санала.
ТР Президенты матбугат хезмәте