“Fiat Ducato” өчен автомобиль утыргычларын Татарстанда да җитештерә башлаячаклар

02.07.2009

Бүген Татарстан Республикасының Алабуга районында автомобиль утыргычларын җитештерү буенча “Дэйвон Соллерс Елабуга” уртак предприятиесен ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “Дэйвон” компаниясе президенты Йол-Гак-Сунн катнашты.
Яңа уртак предприятие капиталының 30 проценты “Соллерс Елабуга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенеке. Аның якында гына урнашкан заводы “Fiat Ducato” исемле коммерцияле автомобильләр җитештерә. Уртак предприятие капиталының 70 проценты “Daewon” Корея компаниясенеке. Ул автокомпонентлар белән тәэмин итә торган иң зур компанияләрнең берсе. “Daewon” ның утыргычлар һәм автомобиль пружиналары җитештерә торган предприятиеләре Кореядә генә түгел, Һиндстан, Кытай, Польша, АКШта да бар. “Daewon” автокомпонентлары Кореядә җитештерелгән автомобильләрнең күбесендә кулланыла.
Алабуга районындагы завод беренче этапта елына якынча 100 мең утыргыч комплекты чыгаруга исәпләнгән. Башта монда “Fiat Ducato” ның төрле модельләре өчен утыргычлар җитештереләчәк. Ләкин киләчәктә “Ssang Yong” һәм “УАЗ Патриот” машиналары өчен дә утыргычлар чыгарыла башлаячак. Якын арада, җитештерүне билгеле бер урынга туплау максатыннан, Татарстанда чыгарыла торган чималны куллана башларга уйлыйлар. “Нижнекамскнефтехим” чималыннан, аерым алганда, утыргычлар өчен тышлык материаллары һәм күбекле тутыргычлар әзерләнәчәк.
Уртак предприятиене төзүгә башта 5 миллион доллар күләмендә инвестицияләр кертелгән. Ике ел дәвамында предприятиене үстерүгә тагын шуның кадәр акча салу күздә тотыла. Биш ел эчендә инвестицияләрнең гомуми күләмен 15 миллион долларга кадәр җиткерү планлаштырыла. Ул вакытка персоналлар саны 450 гә җитәргә, елына якынча 300 мең утыргычлар комплекты җитештерелергә тиеш.
“Татарстанда җиңел автомобильләр җитештерә башлау турында хыялланган идек, һәм без моңа ирештек. Ул чагында безнең дустыбыз һәм партнерыбыз – “Соллерс” компаниясе директоры Вадим Швецов хәзер Татарстанга автокомпонентлар җитештерүчеләр килә башлаячагын әйткән иде. Бүген без нәкъ менә шуны күрәбез”, - диде предприятиене ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов.
“Нижнекамскнефтехим” ның заводны чимал белән тәэмин итүе - икеләтә зур шатлык. Шунысын ышандырып әйтә алам: Татарстан Республикасы җитәкчелеге бу проектны тормышка ашырырга тели. Авыр вакыт җитте, ләкин “Соллерс” киләчәкне күздә тотып эш итә һәм үз планнарын кыю рәвештә гамәлгә ашыра бара. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле”, - диде Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы.
Йол-Гак-Сунн бүгенге тантананы Россия автомобиль сәнәгатенең сыйфатын арттыру гарантиясе дип атады. “Бүген бу заманча заводны ачуыбызга мин бик шат. Барыгызга да алга китеш һәм уңышлар телим”, - диде ул.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы