Татарстан Республикасы делегациясе Белградта 25 нче җәйге Бөтендөнья студентлар уеннарын ачу тантанасында булды

02.07.2009

Кичә, 1 нче июльдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Сербия башкаласы Белградта 25 нче җәйге Бөтендөнья студентлар уеннарын (Универсиада) ачу тантанасында булды.
Әлеге чара Мәскәү вакыты белән 22.00 дә башланды.
Тантана Белградтагы иң зур спорт корылмаларының берсе - Belgrade Arena да узды. Ул 25 мең тамашачыга исәпләнгән.
Белградтагы 2009 ел Универсиадасында катнашучылар һәм кунакларны FISU президенты Джордж Киллиан, Универсиада-2009 ны оештыру комитеты вәкилләре, узган ел уеннарының чемпионнары сәламләде.
25 нче җәйге Универсиада утын Belgrade Arena спорт комплексы янындагы мәйданда Сербия баскетболчысы Борислав Петрович кабызды.
2009 ел Универсиадасында дөньяның 140 тан артык иленнән килгән спортчылар – 10 меңнән артык кеше катнаша.
Оештыручылар сүзләренә караганда, Белградтагы Россия җыелма командасы, Кытай командасы белән берлектә, иң зурларның берсе булып тора. Аның составында 470 тән артык кеше бар.
Журналистларга Россия делегациясе вәкилләре әйткәнчә, кризиска карамастан, Белградтагы Универсиаданы оештыручылар, ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен, кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Россия җыелма командасына мөнәсәбәт бик яхшы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте