Бүген Теләче муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләче» сәнәгать паркында булды. «Теләче» сәнәгать паркы полимер материаллар кулланып эш итә. Шул ук вакытта башка материалларны куллану, полимерларны башка материаллар (агач, ком, балчык һәм башкалар) белән кушу да чикләнми.
«Теләче» сәнәгать паркы - хосусый. Парк белән идарә компаниясе идарә итә.
Бүгенге көнгә 16 резидент-компания белән килешүләр төзелгән, шуларның өчесе җитештерүне башлап җибәргәннәр. Алар арасында - «КРЯЖ» ҖЧҖ (тузган шиналарны эшкәртү), «Теләче корыч профильләре» ҖЧҖ (түбә каплау өчен материаллар), «Теләче полимер материаллар заводы» (полимер торбалар җитештерү).
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле сәфәре кысаларында «Теләче» сәнәгать паркында «Policom» Теләче торбалар заводы» ҖЧҖ, «Система групп» ҖЧҖ, «Интерпак» ҖЧҖ, «Фимако» ҖЧҖ производстволарының тантаналы ачылуы үткәелде.
Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Икътисад министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм конкурентлык департаменты директоры Наталья Ларионова һәм башкалар мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, билгеләгәнчә, федераль бюджеттан мондый проектларга ярдәм итү яңа сыйфат дәрәҗәсәненә чыгарга мөмкинлек бирде. Аның сүзләренчә, «Теләче» паркы кебек сәнәгать мәйданчыгы инвесторларга кызыклы. «Бездә мондый 15-20 кеше эшли торган производстовлар булса, өстәмә бәяне, яңа эш урыннарын, бюджетка салымнарны тәэмин итәрләр иде, кешеләрдә алга таба перспектива булыр иде», - дип әйтте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Теләче» сәнәгать паркы проекты республиканың башка районнарына үрнәк булырга тиеш.
Россия Икътисад министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм конкурентлык департаменты директоры Наталья Ларионова, үз чиратында, республика җитәкчелегенә “әлеге проектка батырчылык иткәннәре, безне бу проект кирәклегендә ышандырырга теләк һәм көчләре җиткәне өчен” рәхмәт белдерде.