Татарстан Президенты Mefro Wheels компаниясе башлыгы белән очрашты

15.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Mefro wheels GmbH Германия компаниясе президенты Альфред Фишбахер белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Mefro wheels GmbH германия компаниясе автомобильләр өчен көпчәк дисклары җитештерә. Татарстанда Зәйдә компаниянең үз заводы бар, анда авыр йөк машиналары өчен дисклар җитештерәләр.

Бүгенге очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Альфред Фишбахер Mefro wheels GmbH компаниясенең Татарстанда агымдагы мәсьәләләре, шулай ук алга таба үсеш перспективалары турында сөйләштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов