Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов визит белән Сербиядә

01.07.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, 2009 елгы җәйге Бөтендөнья студентлар уеннарын ачу тантанасында катнашу максатыннан, визит белән Сербия башкаласы Белградта.
Иртән Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы FISU президенты Джордж Киллиан белән очрашу үткәрде. Көннең икенче яртысында аның Белградтагы Универсиадада 13 юнәлештә эшләүче (кунаклар һәм спортчыларны каршы алу, матбугат үзәгендә эшләү, Универсиада авылында туклануны оештыру һ.б.) Татарстан волонтерлары белән очрашуы планлаштырыла.
Кич белән Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Белградның иң төп стадионнарыннан берсе булган Belgrade Arena да Универсиаданы ачу тантанасында катнашачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының Сербиягә визиты 2 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Делегация составында Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Татарстан Республикасы “Татмедиа” массакүләм коммуникация агентлыгы һәм федераль, республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә бар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте