Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Белградта FISU президенты Джордж Киллиан белән очрашты

01.07.2009

Бүген Белградта Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов FISU президенты Джордж Киллиан белән очрашты.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Джордж Киллиан 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадага әзерлекнең барышы турында фикер алыштылар. Моннан тыш, алар 2009 елгы җәйге Универсиаданы оештыру турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Универсиаданы ачу тантанасы бүген кич белән Белградтагы үзәк стадионнарның берсендә булачак. Татарстан Премьер-министры Россия командасы спортчыларының җиңүгә өмет итүләрен әйтте.
Рөстәм Миңнеханов Киллиан әфәндегә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевтән сәламләү сүзләрен җиткерде.
Очрашуда FISU ның генераль сәркатибе Эрик Сейнтрон, Россия студентлар спорты союзы президенты Олег Матыцин, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов бар иде.
Очрашу тәмамлангач, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) исеменнән оештырылган мәҗлестә катнашты. Ул “Хаят” отелендә (Hyaat, Белград) узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте