Татарстанда БДИ-2009 ның беренче дулкыны буенча нәтиҗәләр игълан ителде
30.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган брифингта 2009 ел Бердәм дәүләт имтиханының беренче дулкыны буенча нәтиҗәләр игълан ителде. Интернет челтәренең 30 дан артык кулланучысы үзләрен борчыган сорауны бирә алды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Людмила Ногманова хәбәр иткәнчә, 2009 елда Татарстанда 33905 кеше БДИда катнашкан, шуларның 25688 е – быел мәктәпне тәмамлаучылар, 3071 е – узган ел тәмамлаучылар, 5146 сы – башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгының урынбасары сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы мәктәпләрен быел тәмамлаучыларның барысы да ике мәҗбүри имтихан – рус теле һәм математиканы тапшырган. Сайлап алынган имтиханнарның аеруча популярлары – җәмгыять белеме (әлеге фәннән чыгарылыш сыйныф укучыларының 39,1 проценты БДИ тапшырган), физика (17,1 процент), тарих (12,8 процент) һәм биология (10,3 процент). Немец һәм француз телләре (0,2 процент), география (1,8 процент), рус әдәбияты (3,3 процент) һәм информатикадан (4,1 процент) БДИ тапшыручылар азрак булган.
Татарстанда 2009 ел Бердәм дәүләт имтиханының беренче дулкыны нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Людмила Ногманова республика гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларының БДИ тапшыру нәтиҗәләре, гомумән алганда, Россия Федерациясе буенча алынган уртача статистик күрсәткечләргә тиң булуын әйтеп узды. Әгәр Татарстан һәм Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларның БДИ фәннәре буенча алган уртача баллын чагыштырып карасак, кайбер фәннәрдән бу күрсәткеч гомумән илебез буенча алынган күрсәткечтән түбәнрәк. Мондый күренеш күзгә чалына: рус теле – 54,34 (Татарстан Республикасында) һәм 56,4 балл (Россия Федерациясендә), математика – 41,89 һәм 42,9 балл, инглиз теле – 58 һәм 59,4 балл, җәмгыять белеме – 54,53 һәм 56,7 балл, ә рус әдәбияты буенча аерма искиткеч зур булган – 50,83 һәм 61,8. Әмма кайбер фәннәрдән татарстанлыларның уртача баллы Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларныкыннан югарырак булган: физикадан – 49,51 (Татарстан Республикасында) һәм 49 балл (Россия буенча), информатика һәм ИКТ – 57,75 һәм 56,1.
БДИ ны тапшыра алмаган, ягъни икеле алган чыгарылыш сыйныф укучыларының санын чагыштырып карасак, мәҗбүри фәннәр буенча нәтиҗәләр әлегә Татарстан файдасына. Әйтик, Татарстан Республикасы мәктәпләрен тәмамлаучыларның – 5,7 проценты, Россия буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының 6,3 проценты рус теленнән БДИ ны икелегә биргән. Математика буенча күрсәткечләр мондый: 5,2 процент (Татарстан Республикасында) һәм 6,8 процент (Россия Федерациясендә). Әмма бу күрсәткечләр бик үк дөрес түгел, чөнки мәҗбүри фәннәрне резерв көннәрендә тапшыручылар исәпкә алынмаган. Немец теленнән БДИ тапшыра алмаучылар саны шактый зур: 15,49 процент (Татарстан Республикасында) һәм 10,1 процент (Россия буенча). Немец теленнән соң, Татарстанда “икеле”ләр саны буенча мондый фәннәр алда бара: информатика (12,24 процент), география (11,17 процент), химия (11,02 процент), тарих (9,75 процент). Француз теленнән республика мәктәпләрен тәмамлаучыларның бик азы гына (әлеге фәннән имтихан тапшыручыларның 2,17 проценты) “икеле” алган.
Л.Ногманова фикеренчә, Татарстанда БДИ тапшыру нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегенә республика мәгариф системасындагы проблемаларга җентекле анализ ясарга мөмкинлек бирәчәк. Министр урынбасары сүзләренә караганда, БДИ нәтиҗәләренә таянып, белем бирүдәге “ак таплар”ны ачыкларга, Татарстан мәктәпләрендә уку планнарына төзәтмәләр кертергә, игътибарны аз комплектлы мәктәпләрдәге проблемаларга юнәлтергә мөмкин булачак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы