Рөстәм Миңнеханов энергетикларның игътибарын 2013 ел Универсиадасына әзерләнү мәсьәләсенә юнәлтте

30.06.2009

Татарстанның энергия системасы 2008 елдагы үзгәртеп кору шартларында гадәттән тыш хәлләрсез, тотрыклы эшләде. Бүген “Татэнерго” ААҖ акционерларының еллык җыелышында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов аңа шундый бәя бирде. Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы “ИНВЭНТ” һәм “КЭР-холдинг” компанияләре мисалында энергия системасының сервис хезмәтләрен аутсорсингка чыгару нәтиҗәсендә инновацион юнәлешне үстерү мөмкинлеген күрсәтте. Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстанның магистраль электр челтәрләрен Федераль челтәрле компания балансына күчерү буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте һәм бу процедураны ахырына җиткерү бурычын куйды.
Кризис турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов әлегә базарлардан өметләндерерлек хәбәрләр килмәвен әйтте. Мондый шартларда республика энергетикасын үстерү инвестицион программасын финанслау чыганакларын эзләргә кирәк. Ул активлар структурасын тагын бер тапкыр карарга һәм аз керемлеләрен юк итәргә кушты. Моннан тыш, Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы, электр станцияләрен оптималь эшләтү максатыннан, төп энергия кулланучылар булган нефть химиясе предприятиеләре белән мөнәсәбәтләрне җайга салу кирәклеген әйтте.
2013 ел Универсиадасына әзерлекне Рөстәм Нургалиевич иң зур бурыч дип атады. Шуңа бәйле рәвештә, Универсиада объектларын җылылык һәм электр челтәрләре белән өстенлекле тәэмин итү программасы әзерләнәчәк. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, спорт корылмаларын тиешле инфраструктурага тоташтыруда проблемалар килеп чыкмаска тиеш.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы