Татарстанда БДИ нәтиҗәләре буенча үткәрелә торган матбугат конференциясе Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәт порталында трансляцияләнәчәк

27.06.2009

Сишәмбе, 30 нчы июньдә, 12.00 дә Интернет челтәре кулланучыларының барысы да Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханының беренче дулкынын үткәрү нәтиҗәләре буенча уздырыла торган матбугат конференциясендә катнаша алачак.
Сорауларга on-line режимда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Людмила Ногманова җавап бирәчәк.
Республика гомуми белем бирү мәктәпләренең барлык чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары һәм укытучылары матбугат конференциясендә катнашуга чакырыла.
Матбугат конференциясендә катнашу өчен, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталына кереп (www.prav.tatar.ru/tat), “Турыдан-туры трансляция” сылтамасы буенча трансляцияне җибәрергә кирәк. Каналның үзегезгә туры килә торган үткәрүчәнлеген (56, 128 яки 512 Кбт/сек) мөстәкыйль рәвештә сайлый аласыз. Брифингта катнашучыларга сорау бирергә дә мөмкин. Моның өчен шушы ук сылтама буенча “сорау бирергә” сервисына күчәргә кирәк булачак.
Соңрак Татарстанда БДИ ның беренче дулкынын үткәрү нәтиҗәләре буенча уздырылган матбугат конференциясендә яңгыраган сорау һәм җаваплар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында басылып чыгачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте