“Татнефть” ААҖ акционерларының еллык җыелышы компаниянең 2008 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапны раслады һәм дивидендлар күләмен билгеләде

26.06.2009

2008 елда “Татнефть” ААҖ компаниясе тарафыннан 77 лицензияле нефть чыгару урыныннан якынча 25,766 млн. тонна нефть чыгарылган. Компаниянең исбатланган заказлар күләме 878 млн. тоннадан артып киткән (“Миллер энд Ленц” бәйсез халыкара консалтинг фирмасының бәясе буенча). Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ акционерларының еллык җыелышында бу турыда компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов әйтте.
Акционерларның еллык гомуми җыелышын компаниянең Директорлар советы рәисе – Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.
Компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов хәбәр иткәнчә, товар, эшләнмәләр сату һәм хезмәт күрсәтүдән кергән акча 219 млрд. сумга җиткән. Нигездә, бу 2008 елның беренче яртыеллыгындагы югары бәяләргә бәйле. Хисап елында сатуларның үзкыйммәте 148,7 млрд. сум тәшкил иткән.
Компания хисап елында 50 млрд. сумнан артык табыш алган (салым салуга кадәр), чиста табыш 34,3 млрд. сумлык булган. “Татнефть” ААҖ нең чиста активлары 224,2 млрд. сум тәшкил иткән (2007 елда 203,6 млрд. сум булган).
“Татнефть” ААҖ бюджет һәм максатчан фондларга акчаны үз вакытында түләгән. Бу сумма 244 млрд. сум тәшкил иткән, шуның 19,4 млрд. сумы Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына түләнгән.
2008 ел ахырына компаниянең базар капиталлаштыруы 115 млрд. сумга калган. Акцияләр һәм капиталлаштыру бәясенең кимүе дөньякүләм финанс кризисына бәйле. Шәфәгать Тәхаветдинов сүзләренә караганда, 2009 елның 1 нче июненә компаниянең капиталлаштыруы 330 млрд. сумга җиткән.
Компания акционерлары “Татнефть” ААҖ нең 2008 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы хисапны раслау өчен тавыш бирделәр.
Компаниянең Директорлар советы чиста табышның 30 процентын (10,291 млрд. сум) дивидендлар түләүгә күчерергә тәкъдим итте. Акционерлар шушы тәкъдим өчен тавыш бирделәр.
Дивидендларны 2009 елның 1 нче июленнән 31 нче декабренә кадәр күчерү күздә тотыла.
Акционерлар шулай ук компаниянең 15 кешелек Директорлар советы составы өчен дә тавыш бирделәр. “Татнефть” ААҖ Директорлар советының рәисе итеп Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сайланды.
Компаниянең аудитын үтәячәк компания итеп “Энерджи Консалтинг Аудит” расланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте