Татарстан Премьер-министры инициативасы буенча “Ефәк юл - Дакар сериясе” халыкара раллиеның беренче махсус участогы узышчыларны Алексеевск ягында көтә

25.06.2009

“Ефәк юл - Дакар сериясе” (Silk Way) халыкара раллие легендар “Дакар” марафоны таләпләренә туры килә торган катлаулы участокларга бай. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында журналистларга бу турыда халыкара ралли дирекциясенең административ мәсьәләләр директоры, “КАМАЗ-Мастер” командасының генераль директоры Семен Якубов әйтте.
Ул шулай ук бүген раллины оештыру комитеты һәм аны оештыруда катнаша торган Amaury Sport Organisation (A.S.O.) француз компаниясе вәкилләренең Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка узышларны үткәрүгә әзерлекнең барышы турында мәгълүмат бирүләрен әйтте.
Семен Якубов “Ефәк юл” раллиеның Казанда 6 нчы сентябрь иртәсендә башланып китәчәген искәртте. Алдагы көнне, 5 нче сентябрьдә, Казанда (“Ривьера” отеле янында) раллиның супер-прологы булачак (озынлыгы – 2 км), анда танылган узышчылар – “Дакар” марафонында катнашучылар ярышачак.
Семен Якубов хәбәр иткәнчә, Татарстан Премьер-министры инициативасы буенча беренче участок (озынлыгы – 100 км) узышчыларны раллиның беренче көнендә - 6 нчы сентябрьдә үк Алексеевск ягында (Казан – Саескан тавы юнәлешендә) көтә.
“Ефәк юл” раллиеның гомуми озынлыгы – якынча 4,5 мең км һәм, оештыручылар әйтүенчә, катлаулырак урыннар юл ахырында булыр дип көтелә.
Узыш 13 нче сентябрьдә Ашхабадта (Төркмәнстан) төгәлләнә.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Семен Якубов “КАМАЗ Мастер”командасының раллида киңәйтелгән вариантта күрсәтеләчәген әйтте. Раллида барлыгы 8 “КАМАЗ” авыр йөк машинасы катнашачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте