Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатларын бүләкләделәр

25.06.2009

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2008-2009 елның М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
М.Җәлил исемендәге премия ике елга бер тапкыр Татарстанның сәләтле яшьләренә сәнгать, фән, мәгарифне үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән һәм яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен бирелә. Әдәбият өлкәсендә премия төрле жанрдагы матур әдәбият һәм публицистика әсәрләре, музыка сәнгате өлкәсендә - төрле формадагы музыка әсәрләре, концерт-башкару эшчәнлеге, сынлы сәнгать өлкәсендә - рәсем, сынлы сәнгать, графика, декоратив-кулланма сәнгать әсәрләре, театр сәнгате өлкәсендә режиссер, сценарий авторы, артист, рәссам, балетмейстерларның эше өчен бирелә.
Кино һәм телевидение сәнгате өлкәсендә премия төрле жанрдагы кинематография әсәрләре, телевидение тапшырулары; артист, режиссер, оператор, рәссам, сценарий авторы, телевизион тапшыруларны алып баручыларның эше, цирк сәнгате өлкәсендә - программаларның куелышы; режиссер, артист, рәссам, сценарий авторларының эше, журналистика өлкәсендә - массакүләм мәгълүмат чараларындагы документаль һәм публицистик эшләр өчен бирелә. Фән өлкәсендә премия төрле казанышлар, фәнни эшләнмәләр, мәгариф өлкәсендә - белем бирү программалары, проектлар, белем бирү һәм педагогика эшчәнлегендәге уңышлар, методик эш; тәрбия өлкәсендә - тәрбия эшчәнлегендәге уңышлар, педагогик иҗат өчен бирелә. Шулай ук әлеге премияне иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә - социаль программалар, проектлар, эшләнмәләр, актив иҗтимагый эшчәнлек, хәйрия акцияләре, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру, яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендә - фәнни-техник программалар, ииновацион проектлар эшләү өчен алып була.
Быел премия автоузышчы, “КАМАЗ” ААҖ махсуслашкан техника департаментының оештыру һәм идарә итү башлыгы Фирдәвес Кәбиров, “Мгновение” бию театрының сәнгать җитәкчесе Елена Ишбулатова, драматург Илгиз Зәйниев, Нәбирә Бикчурова һәм Зиннур Хөснетдиновка (Зиннур Хөснияр) бирелде. Аларның барысы да 100 әр мең сум алды.
“Быелгы ел – үзенчәлекле ел, ул Россиядә Яшьләр елы дип игълан ителгән. Моннан тыш, ул әле кризис елы да. Ләкин, бөтен авырлыкларга карамастан, тормыш дәвам итә икәнлеген без аңлыйбыз. Бүген бу премиягә иң яхшылар гына тәкъдим ителде”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның яшьләр оешмаларына да актив эшчәнлек өчен бүләкләр бирелде. Тантанада Татарстан Республикасы галим һәм белгечләре яшьләр иҗтимагый хәрәкәте, Татарстан Республикасы яшьләр оешмаларының Республика Советы, Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе, Татарстанның балалар оешмалары Советы эше билгеләп үтелде.
Актив яшьләр белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов тиздән Универсиада-2013 нең төзелеп килә торган бөтен объектларында яшьләр төзелеш отрядлары эшләячәген әйтте. Беренче шундый отряд инде бер атнадан ук эшли башлаячак һәм Теннис академиясен төзү эшенә керешәчәк.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы