Сирия Якын Көнчыгыш илләрендә “КАМАЗ” ААҖ автомобильләре һәм аларга запас частьләр сату үзәге булырга тели

25.06.2009

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Сирия Гарәп Республикасының нефть һәм минераль ресурслар министры Суфьян әфәнде Әл-Алао алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашуда “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе генераль директоры Васил Каюмов һәм башкалар катнашты.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, очрашу кысаларында Суфьян әфәнде Әл-Алао Сириядә аеруча зур кызыксыну уяткан өч хезмәттәшлек юнәлешен атаган. Болар – нефть чыгару урыннарын эшкәртү буенча “Татнефть” ААҖ белән мөнәсәбәтләрне киләчәктә тагын да ныгыту, ТУ-214 самолетларын сатып алырга теләү, “КАМАЗ” ААҖ белән хезмәттәшлек итү.
Аерым алганда, Суфьян әфәнде Әл-Алао “КАМАЗ” йөк автомобильләренең киң таралуын һәм Сирия икътисадының төрле тармакларында кулланылуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, Сирия бүген Якын Көнчыгыш илләрендә “КАМАЗ” ААҖ автомобильләре һәм аларга запас частьләр сату үзәге булырга тели.
Сирия Гарәп Республикасының нефть һәм минераль ресурслар министры Суфьян әфәнде Әл-Алао Татарстан Республикасы вәкилләрен үз иленә кунакка чакырды.
Чакыруны кабул итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикада “Татнефть” ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ, “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ һәм кайбер башка сәнәгый предприятиеләр вәкилләреннән торган делегация оештырылачагын хәбәр итте.
“Бүген Татарстанның Сирия Гарәп Республикасы белән нефть чыгару, нефть химиясе, авто- һәм авиатөзелеш тармакларында эшлекле элемтәләрне киңәйтү һәм мөнәсәбәтләрне ныгыту мөмкинлеге бар”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шуны өстәп әйтте: үз чиратында, Татарстан Хөкүмәте Татарстан һәм Сирия хезмәттәшлеге кысаларында проектларга кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә әзер.
“Бүгенге көндә кайбер уртак проектларыбызның инде беренче нәтиҗәләре дә бар, һәм без тагын да катлаулырак һәм җаваплырак йөкләмәләрне үтәргә әзер”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте