Татарстан Президенты дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты

01.10.2014

Бүген, Өлкәннәр көнендә, Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте ветераннарына хөрмәт күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Казан» милли-мәдәният үзәгендә җыелган ветераннарны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Монда безнең Татарстанның нигезен формалаштырган кешеләр җыелган, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген республика – илебезнең иң алга киткән субъектларыннан берсе, һәм бу сез салган нык фундаметка таяна».

Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика җитәкчелеге үзенең социаль йөкләмәләрен төгәл үти. «Безнең төп бурыч – гражданнарыбызның тормыш дәрәҗәсен яхшырту», - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

Ул дәүләт хезмәте ветераннарына рәхмәт белдерде һәм рәсми рәхмәтләр тапшырды. Шуннан соң бәйрәм тантанасын концерт дәвам итә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов