Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Актүбә өлкәсе хакиме белән очрашты

30.09.2014

Бүген Казахстанга эш визиты һәм XI Казахстан һәм Россиянең Региональара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Атырау шәһәрендә Актүбә өлкәсе хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашты. Очрашуда «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм «ТАИФ» директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев катнаштылар.

Очрашу барышында яклар ике төбәкнең икътисад, сәүдә, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Актүбә өлкәсендә татарларның төбәк җитәкчелеге ярдәмендә милли гореф-гадәтләрен саклап яшәгәнен ассызыклады. ТР Президенты искәрткәнчә, 2012 елда Актүбәдә төп Казахстан Сабантуе узган, аны Россия Федерациясе читендәге иң яхшы Сабантуй, дип таныганнар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте