Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашты

25.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Прагага эш визитына килеп, Чехия Президенты Милош Земан белән очрашты.

Очрашу Пражский градта – Чехия Республикасы Президентының резиденциясендә узды.

Очрашуда яклар төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлек итүне ассызыкладылар, шул исәптән сәнәгать, социаль-мәдәни һәм башка өлкәләрдә.

Милош Земан һәм Рөстәм Миңнеханов ике яклы элемтәләрне тагын да үстерүгә яхшы потенциал барлыгын билгеләделәр.

Рөстәм Миңнеханов Милош Земанга Россия Федерациясенең икътисадый үскән регионнарының алдынгысы - Татарстан турында хәбәр итте һәм республикага килергә чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте