Иннополиста беренче тапкыр җылы бирелде
21.09.2014
Бүген төзелеш барган Иннополис биналарына җылы бирелде. Җылы җибәрүдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Республика Хөкүмәте башлыгы “Иннополис” университеты һәм “Попов” технопаркының төзелеп ятучы биналарын карады. Университетның торак корпусларының берсендә ул студентлар һәм яңа уку йорты хезмәткәрләре өчен җиһазландырылган бүлмәләрдә булды.
Университетның уку-лаборатория корпусында Илдар Халиков җылылык төенендә булды һәм бинадагы җылылык радиаторларының җылы булуына ышанды.
“Барыгызны да котлыйм, тырыштыгыз, -диде Илдар Халиков. - Бүген 150 меңлек шәһәргә беренче тапкыр җылы бирелде. Бу тарихи вакыйга”.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов