ТР Премьер-министры Саклык банкы оештырган “эшлекле иртәнге ашта” катнашты
19.09.2014
Бүген “Сочи-2014” халыкара инвестиция форумы кысаларында гадәттәгечә Саклык банкы оештырган “эшлекле иртәнге аш” узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бу чараның темасы -“Бюджетның баланслылыгы яисә үсешнең тизләнеше: сайларга вакыт”. Дискуссиянең модераторы - Россия саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф, фикер алышуда шулай ук РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев, финанслар министры Антон Силуанов, финанслар экс-министры Алексей Кудрин, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитет рәисе Андрей Макаров катнашты.
Дискуссия барышында катнашучылар икътисади үсешне тизләтү һәм шул ук вакытта макроикътисади тотрыклылыкны саклау өчен эшләргә кирәкле чаралар турында фикер алыштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов