Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, халык көчле хакимият тирәсенә берләшә
16.09.2014
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең урыннардагы бүлекчәләре секретарьләре, штаб җитәкчеләре һәм башкарма комитет башлыклары катнашында видеконференция рәвешендә киңәшмә, ул төгәлләнүгә республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен матбугат конференциясе уздырды.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчеләре - Сәяси совет Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, сайлау штабы рәисе Юрий Камалтынов һәм башкарма комитет җитәкчесе Андрей Кондратьев республиканың муницпаль районнарындагы партия активы белән аралашты. Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларын сайлау кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырды, алдагы биш елга планнар белән уртаклашты.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы Секретаре билгеләп үткәнчә, сайлау алды кампаниясендә алар сайлаучылар белән күзгә-күз очрашып сөйләшүгә зур игътибар биргән. Республиканың шәһәр-авылларында 1800 халык җыеннары уздырылган, күп кенә предприятиеләрдә эшләүчеләр белән очрашулар оештырылган. “Әлеге очрашуларда, бер яктан, халыкның теләк-тәкъдимнәре, гозерләре тыңланса, икенче яктан, соңгы елларда Татарстанда башкарылган эшләр турында сөйләргә форсат туа, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Әлеге партия проекты төп юнәлешләрне билгеләргә ярдәм итте һәм хакимиятьнең тагын да ачыграк була баруы күрсәтте”.
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, республиканың соңгы еллардагы уңышы – төрле дәрәҗәдәге хакимиятнең – Президент командасының системалы эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Фәрит Мөхәммәтшин гражданнардан кергән теләк-тәкъдимнәрнең гомумиләштерелеп партиянең киләсе биш еллык планына кертеләчәгенә басым ясады. Аларның күпчелеге бүгенге көндә республикада алып барылган максатчан программалар аша тормышка ашырылачак.
Төбәк бүлеге Сәяси советы Секретаре билгеләп үткәнчә, Татарстанда узган сайлауда катнашучы партияләрнең саны шактый булып, аларның унбере бердәм сайлау округлары аша үз кандидатларын чыгарган, җидесе партияләр исемлегенә кертелгән. Фәрит Мөхәммәтшин бу сайлауда “Бердәм Россия” партиясенең 50 бермандатлы округның нибары утыз җидесенә генә кандидатлар чыгаруын искәртеп узды. Алар, шул рәвешле, көндәшләренә үзләрен күрсәтү мөмкинлеген биргәннәр. Партия лидеры быел беренче тапкыр алдан тавыш бирү мөмкинлеген тудырылуын да әйтеп узды. Күп кенә сайлаучылар – сменалап эшләүче предприятие хезмәткәрләре, ял итәргә яисә эш сәфәренә китүче кешеләр үзләренең сайлау хокукларыннан шулай файдалана алган.
Видеоконференция ахырында Фәрит Мөхәммәтшин партия активын зур җиңүләре белән котлады. Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт районы вәкилләре, үз чиратларында, партиянең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчеләренә сайлау кампаниясендә бергәләп эшләгәннәре өчен үз рәхмәтләрен җиткерделәр.
Пресс-конференциядә журналистларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда халыкның бик нык актив катнашуы – республикада яшәүчеләрнең 80,81% бу сайлауда үз тавышын бирде – кызыксындырды. 2009 елда узган сайлауда халыкның 78,4% катнашкан иде. Партиянең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе моның күп факторлар, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путинның рейтингы югары булуы белән дә бәйле булын әйтте. «Партия исемлеге башында торган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республикада югары рейтингы булуы да, һичшиксез, “Бердәм Россия” нәтиҗәләренә йогынты ясады”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
“Халык көчле хакимият тирәсенә берләшә”, - дип басым ясады ул.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга, ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан парламенты рәисе вазыйфасына сайлану өчен, үз кандидатурасын тәкъдим итәргә нияте барлыгын белдерде. «Минем күпеллык эш тәҗрибәм, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнашып килүем әлеге вазыйфага кандидатурымны тәкъдим итәргә хокук, партия программалын тормышка ашыру максатыннан эшләр башкарырга мөмкинлек бирә дип уйлыйм”, - диде ул.