Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан казанышларында Сингапур тәҗрибәсенең өлеше зур»

10.09.2014

Соңгы елларда икътисад үсешендә, социаль өлкәдә, дәүләт идарәсендә Сингапурның Татарстан үсешенә йогынтысы зур. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында узган Сингапур эшлекле даирәләре белән очрашуда белдерде.

Очрашуны ачып, ТР Президенты беренче чиратта барлык килгән кешегә катнашулары һәм республикага карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан – Россия Федерациясе алдынгы регионнарының берсе. Республика казанышларында Сингапурдан алынган тәҗрибәнең дә өлеше зур», - ышанып әйтте Р.Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, Сингапурда ул теләсә нинди эш уңышының нигезе кешеләр икәнендә инанды. «Һәм Сингапурның өстенлеге конкурентлыкка сәләтле кешеләрне ясаучы мохит булудыруында», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

«Без моннан үзебезгә бик күп нәрсәне алдык, һәм бу матур сүзләр генә түгел – барлык министрлыклар, ведомтсволар, Татарстан муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре биредә белем алды», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

«Сингапур – тырышып, системалы эшләргә кирәклеген күрсәтүче үрнәк ул, һәм бу нәтиҗәләр китерәчәк», - дип тәмамлады сәламләү сүзен Татарстан Президенты. 

Республиканың инвестицион потенциалы турындагы презентация белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казан янында төзелә торган Иннополис турында сөйләде һәм Сингапур компанияләрен ИТ-шәһәр мөмкинлекләренә игътибар итәргә өндәде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Михаил Миронов