“Нижнекамскнефтехим” ААҖ 2008 ел дивидендларын түләү өчен 567 млн. сум, ягъни чиста табыш суммасының 30 процентын күчерәчәк
03.06.2009
“Нижнекамскнефтехим” акционерлык җәмгыяте бүген тотрыклы эшли, һәм без дөньякүләм икътисади кризис тәмамланганнан соң да аңа акча салачакбыз” – бүген Түбән Камада “Нижнекамскнефтехим” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында чыгыш ясаганда, бу сүзләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Акционерларның еллык гомуми җыелышы еллык хисапны, еллык бухгалтерлык хисабын, шул исәптән 2008 финанс елы нәтиҗәләре буенча керем һәм чыгымнар турындагы хисапны раслады.
Акционерлар шулай ук “Нижнекамскнефтехим” ААҖ керемен бүлү, шул исәптән 2008 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләү турында карар кабул иттеләр. Алар “Нижнекамскнефтехим” ААҖ Директорлар советының яңа составы өчен тавыш бирделәр.
Акционерлар алдында 2008 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы доклад белән компаниянең генераль директоры Владимир Бусыгин чыгыш ясады.
Әйтик, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ 70 миллиардтан артык сумга (алдагы ел белән чагыштырганда, 106,4 проценттан артык) товар продукциясе җитештергән. Продукцияне сатудан кергән табыш 70,9 млрд. сумга җиткән (алынган йөкләмәләрдән 7,7 млрд. сумга артыграк), сатудан кергән табыш 7,4 млрд. сумнан артып киткән.
Предприятиене төзекләндерү һәм үстерү эшләре җәмгыятьнең чиста активлары үсүгә китергән: 2000 елда алар 13,4 млрд. сум тәшкил иткән булса, 2008 елның 31 нче декабренә 28,5 млрд. сумга җиткән.
2008 елда төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 5,7 млрд. сум күләмендә салым акчасы күчерелгән (экспорт буенча өстәлгән кыйммәткә салымны (НДС) кире кайтаруны исәпкә алмаганда), шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына – 2,4 млрд. сум, җирле бюджетка – 420 млн. сум.
2008 елда компаниянең кереме - 7,495 млрд.сум, чиста табыш 1,763 млрд. сум тәшкил иткән. 2009 елның 1 нче гыйнварыннан керемгә салына торган салым ставкасын 24 проценттан 20 гә төшерү хисабына, чиста табыш 126,4 млн. сумга арткан.
Чиста табышны бүлү турындагы доклад белән акционерлар алдында “Нижнекамскнефтехим” ААҖ генераль директорының икътисад буенча урынбасары Рөстәм Әхмәтов чыгыш ясады. Ул чиста табышны түбәндәгечә бүләргә тәкъдим итте: кредитларны түләүгә - 1,3 млрд. сум, дивидендлар түләүгә 567 млн. сум (ягъни җәмгыятьнең чиста табыш суммасыннан 30 процент) бүлеп бирергә. Акционерлар бу тәкъдимне хуплап тавыш бирделәр.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин “Нижнекамскнефтехим” ААҖ сәясәтенең социаль юнәлеш алуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бүген компаниянең тирә-як мохитне саклау буенча алып барган эшчәнлеге экспертлар тарафыннан халыкара стандартларга туры килерлек дип табылган. 2008 елда компания тирә-юньгә техноген зыян килүне киметә торган производство һәм җиһазны яңартуга 360 млн. сумнан артык акча керткән. Узган ел атмосферага зарарлы матдәләр чыгару 18 мең тоннага кимегән (2007 ел белән чагыштырганда).
“Нижнекамскнефтехим” ААҖ акционерларының гомуми җыелышы тәмамланганнан соң, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ нең Директорлар советы рәисе Альберт Шиһабетдинов һәм “Нижнекамскнефтехим” ААҖ генераль директоры массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте