Татарстан Республикасы Премьер-министры Люксембург Бөек Герцоглыгының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Гастон Стронк белән очрашты

02.06.2009

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Люксембург Бөек Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Гастон Стронкны кабул итте.
Гастон Стронк Казанга танышу характерындагы бер көнлек эш визиты белән килгән.
Стронк әфәндене сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры аның килүе Люксембург белән Татарстан Республикасының мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүдә яңа этәргеч булырга мөмкин икәнлеген билгеләп үтте.
Люксембург Бөек Герцоглыгының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле илнең бөтендөнья финанс үзәкләре унлыгына, дөньякүләм инвесторлар булган беренче бишлек илләренә керүен хәбәр итте. Россиягә ел саен якынча 25 млрд. евро күләмендә инвестиция кертелә, һәм Люксембург, гадәттәгечә, илебезгә инвестицияләр кертә торган өч илнең берсе булып санала.
Автокомпонентлар җитештерүне киң җәелдерү Татарстан белән үзара бәйләнешкә керүнең бер юнәлеше булырга мөмкин (бу тармакта Люксембург Герцоглыгы дөньядагы алдынгы урыннарның берсен алып тора).
Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәсендә Гастон әфәнде Стронк, тәҗрибә уртаклашу һәм Татарстанның банк секторы белән тагын да тыгыз бәйләнешләр урнаштыру максатыннан, Татарстанга делегация килүне оештырырга тәкъдим итте. Аның составына алдынгы финанс һәм юридик компанияләр вәкилләре керәчәк.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, визит 2009 ел октябренең икенче яртысына билгеләнгән.
Моннан тыш, Гастон әфәнде Стронк Татарстан Республикасы вәкилләрен киләсе елда Россия Федерациясе төбәкләре көне дигән чарада катнашырга чакырды (әлеге чара Люксембургта һәр елның апрелендә үткәрелә).
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов Люксембург Бөек Герцоглыгының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Вәкиленең республикабызга визиты нәтиҗәләре буенча бүген каралган мәсьәләләрне гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк эш төркеме төзеләчәген әйтте.
Искәндәр Мөфлиханов шулай ук Гастон әфәнде Стронкның визит программасына бүген “Идея” инновацион технопаркында булу, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев белән очрашу, кайбер архитектура һәйкәлләрен карау кертелүен хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте