Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” компаниясенең 2008 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады
31.05.2009
Җомга, 29 нчы майда, Түбән Камада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында “ТАНЕКО” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булды. Анда акционерлар вәкилләре – “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы сәркатибе Венер Сәлимов, компаниянең Директорлар советы һәм Түбән Камадагы Нефть эшкәртү, нефть химиясе заводлары комплексын төзү буенча республика штабы әгъзалары катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - җәмгыятьнең 2008 елга еллык хисабын һәм еллык бухгалтерлык хисабын раслау. Бу мәсьәләгә багышланган доклад белән “ТАНЕКО” ААҖ нең генераль директоры Хәмзә Баһманов чыгыш ясады. Ул 2008 ел дәвамында расланган стратегия кысаларында “Түбән Камадагы Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын тормышка ашыру буенча планлы эш дәвам итүен әйтте. Расланган стратегия 1 нче этапны Комплекс төзелешенең беренче чираты буларак билгеләүне күздә тота. Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов катнашында үткәрелгән күләмле эшнең аеруча зур нәтиҗәләреннән берсе – Россия Баш дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсен һәм Нефть эшкәртү, нефть химиясе заводлары комплексын төзүгә рөхсәт алу. Шулай ук республика Хөкүмәте, муниципаль хакимиятләр һәм төп инвестор – “Татнефть” компаниясе ярдәме белән 2008 елда Проектны тормышка ашыру кысаларында түбәндәге нәтиҗәләргә ирешкәннәр:
Проектлаштыру буенча: 1,5 млрд. сумлык төзү-монтаж эшләренә проект-смета документларын ай саен әзерләп бирүдә алга китеш сизелә. 2008 елда 9,6 млрд. сумга проект-смета документлары бирелә.
Җиһазлар белән тәэмин итү буенча: 18 млрд. сумлык җиһаз китерү шартнамәсе төзелгән. Комплекска – 3,2 млрд. сумлык, 1А1 этабы буенча 2,4 млрд сумлык җиһаз куелган. 2008 елда ЭЛОУ-АВТ-7 җайланмасының зур тоннажлы төп технологик җиһазы: бензин аеру һәм атмосфера торбасы, электродегидраторлар һәм җылылык алмашу җайланмалары урнаштырылган.
Төзү-монтаж эшләре: 2008 елда 5,8 млрд. сумлык (2007 ел күрсәткеченнән 3 тапкыр артыграк) төзү-монтаж эшләре башкарылган. ЭЛОУ-АВТ-7 технологик җиһазын беренче тапкыр монтажлау уңышлы узган. 2008 елның октябрендә аена 1 млрд. сумнан артык төзү-монтаж эшләрен үтәүгә ирешкәннәр. 2008 ел ахырына мәйданчыктагы эшчеләрнең гомуми саны 4 меңгә җиткән, 500 төзелеш техникасы җәлеп ителгән.
Инвестицион килешүне гамәлгә ашыру: Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм “Татнефть” компаниясе җитәкчелегенең актив ярдәме белән Россия Федерациясе Инвестиция фондының тышкы транспорт инфраструктурасы объектларын проектлаштыру һәм төзүне финанслауда катнашуы турындагы Инвестиция килешүен гамәлгә ашыру дәвам итә. 2008 елда Россия тимер юллары белән төзелгән дәүләт контракты кысаларында МостГеоЦентр компаниясе тарафыннан Комплексның тимер юл инфраструктурасын төзү эшләре башланып китә. Нефть үткәргече һәм продуктлар үткәргечен төзү өчен, Россия Федерациясенең Энергетика министрлыгы “Транснефть” акционерлык компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятен заказчы һәм төзүче итеп билгели. Агымдагы елның маенда “Татнефть” ААҖ әлеге компания белән, “Татнефть” бүлекчәләренең көчен кулланып, нефть үткәргече һәм продуктлар үткәргечен төзү эшләрен ахыргача үтәп чыгу турындагы контрактка кул куйды.
Проектны финанслау: 2008 елда проект өзлексез финансланды. Узган елда барлыгы - 32,1 млрд сум (өстәлгән кыйммәткә салымны исәпкә алып), төзелеш башланган көннән алып 2009 елның 1 нче гыйнварына кадәр 52,4 млрд сум финансланган.
2008 елга нәтиҗә ясап, Рөстәм Миңнеханов Проектның генераль проектчысы – “ВНИПИнефть” институты җитәкчесе Владимир Капустинга һәм төзелеш буенча генераль подрядчы булган компания – “Камаглавстрой” идарә компаниясе” ААҖ җитәкчесе Валерий Самиловка болай дип мөрәҗәгать итте: “Бүген без бик җаваплы этапка җиттек. Бик күп эш башкарылган, ләкин эшләрне алга таба да билгеләнгән план буенча дәвам итәргә кирәк, һәм киләсе елда сафка кертелә торган беренче комплекс эшли башларга тиеш. Проект институтлары белән эшне көчәйтергә, төзүчеләребезнең һөнәри осталыгын арттырырга, башкарыла торган эшләрнең өзлексез баруын һәм сыйфатын тәэмин итәргә кирәк”.
Акционерлар җыелышы тәмамлангач, журналистларга биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Премьер-министры “Түбән Камадагы Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын тормышка ашыруда катнашучылар тарафыннан башкарылган эшкә югары бәя бирде. Аның сүзләренә караганда, проектны тормышка ашыруда “Татнефть” компаниясе, аның генераль директор Шәфәгать Тәхаветдинов җитәкчелегендәге топ-менеджерлары зур роль уйный. “ТАНЕКО” ның генераль директоры Хәмзә Баһмановка да зур җаваплылык йөкләнгән.
“2008 елда без җитди үсеш юлын уздык һәм финиш сызыгына чыктык. Киләсе елда без сафка кертелә торган беренче комплексны файдалануга тапшырабыз. Киеренкелек бар, ләкин бу бурычны үтәп чыгарбыз дип уйлыйм. Әлбәттә, бу (бигрәк тә финанс базарларының хәзерге хәлен исәпкә алганда) күп көч һәм акча таләп итә”, - диде Премьер-министр.
Рөстәм Миңнеханов журналистларның игътибарын шуңа юнәлтте: Комплекс мәйданчыгында төзелеш-монтаж эшләренең төп өлешен Татарстандагы төзелеш оешмалары башкара, алар ай саен якынча 2 млрд сум тота.
Акционерлар җыелышында җәмгыять эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды: Директорлар советының яңа составы һәм “ТАНЕКО” ААҖ нең ревизия комиссиясе, 2009 елга компания аудиторы (“Энерджи Консалтинг/Аудит” ЯАҖ) расланды.
Директорлар советының яңа составына “ТАНЕКО” ААҖ нең генераль директоры Х.Ә.Баһманов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры М.Ш.Хөснуллин, “Татнефть” ААҖ нең Инвестицияләр идарәсе башлыгы Ф.Х.Дәүләтшин, “Татнефть” ААҖ генераль директорының корпоратив финанслар буенча ярдәмчесе В.А.Мозговой, “Татнефть” ААҖ нең Мәскәүдәге Финанслар идарәсе башлыгының урынбасары Ю.И.Ярошенко, “Татнефть” ААҖ Нефть һәм нефть продуктларын сату идарәсенең углеводород чималын эшкәртү бүлеге башлыгы Р.Д.Ремпель кергән.
Компания Директорлар советының соңрак үткәрелгән утырышында “ТАНЕКО” ААҖ нең Директорлар советы рәисе итеп “Татнефть” ААҖ нең Инвестицияләр идарәсе башлыгы Ф.Х.Дәүләтшин сайланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте, “ТАНЕКО” ААҖ матбугат хезмәте