Дәүләт Советы Рәисе Питрәчнең Үзәк район хастаханәсендә ремонтланган терапия бүлегендә булды
23.08.2014
Хастаханәдә ремонтланган терапия бүлеген Питрәч Үзәк район хастаханәсе баш табибы Алмаз Хәкимуллин тәкъдим итте. Бүлек ремонтына республика бюджетыннан 27 млн сум акча бүлеп бирелгән. Ул 103 пациентка тәүлек буе хезмәт күрсәтүгә һәм 25 көндезге урынга исәпләнгән.
Аннары район Мәдәният йортында муниципаль берәмлек активы җыелды. Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров үз чыгышында, бүген республика парламенты җитәкчесе белән очрашуга җыелган кешеләр ярдәме белән район уңай якка үзгәрә, дип белдерде. Түрә ТР Дәүләт Советында булачак сайлаулар турында искәртте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз мөрәҗәгатендә соңгы көннәрдәге иң ачык һәм истәлекле вакыйгалар турында искәртте. Ул кичә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәренә багышланган чараларда алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Фәрит Мөхәммәтшин, Питрәч районы социаль-икътисадый үсеш буенча республиканың башка муниципалитетларыннан артта калмый, 22 федераль һәм республика программасында катнаша, дип белдерде. Татарстанда, гомумроссия программаларыннан тыш, 30 максатчан программа бар, алар арасында – хастаханә ремонты, яңа ФАПлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл мәдәният йортлары ачу. “Аерым төбәкләр инвестицияләр үсеше, социаль һәм инфраструктура үсеше турында хыялланганда, безнең спорт объектлары, метро һ.б., һ.б. обектлар бар инде”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Татарстан парламенты җитәкчесе, 14 сентябрьдәге бердәм тавыш бирү көнендә булачак бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек турында сөйләде. Ул сайлауларга әзерлеккә игътибарлы булырга, сайлау участокларын алдан әзерләргә, сайлаучылар исемлеген булдырырга чакырды. “Хокук бозу очракларына игътибарлы булыгыз. Безгә ясалма саннар кирәкми”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Дәүләт Советы Рәисе районда сайлауларга әзерлек һәм үткәрү өчен җаваплы затларга.
“Дөньяда сәяси вәзгыять киеренке булуы, Көнбатышның икътисади санкцияләре нәтиҗәсендә, киләсе 5 ел катлаулы булачак, бу чорда безгә бердәм булу зарур”, - дип билгеләп үтте ул һәм киләсе сайлауларда депутатлыкка кандидатларга сайлаучылар алдында “имтихан” бирәсе була.
Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетның алдынгы хезмәтчәннәренә ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хатлары тапшырды.
Көннең икенче яртысында Наратлыкта, стадионда Питрәч районы терлекчеләре слеты узды. Авыл эшмәкәрләре үз продукцияләрен тәкъдим итте, райондагы агросәнәгать производстволары күрсәтелде. Фәрит Мөхәммәтшин авыл хезмәтчәннәрен сәламләде һәм мондый слетлар үткәрү традициясе республикада авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итү өчен зур мәгънәгә ия, дип ассызыклады.