Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка Казанда газ турбинасы станциясен төзү проектын тәкъдир иттеләр
28.05.2009
Бүген “PvT Capital GmbH” компаниясе (Германия) җитәкчелеге Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка Казанда газ турбинасы станциясен төзү проектын тәкъдир итте.
Проект Республика клиник хастаханәсе, “Кояшлы шәһәр” торак кварталы янындагы мәйданчыкта (шулай ук булачак Универсиада 2013 авылына якын гына торган җирдә) шәһәр ихтыяҗлары өчен тагын бер җылылык чыганагын яңабаштан төзүне күздә тота.
Бүгенге очрашу барышында энергия һәм җылылык чыганагын төзүнең техник аспектлары турында фикер алыштылар.
“Сименс” компаниясе җитештергән СГТ-600 газ турбинасы бөтен дөнья стандартларына туры килә һәм куллануның югары нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Тәкъдим ителгән проект өстәмә модульләр тоташтыру хисабына егәрлекне арттыра бару мөмкинлеген дә күздә тотып эшләнгән (бер газ турбинасының егәрлеге - 25 МгВТ).
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов түбәндәгеләрне билгеләп үтте: хәзер бу энергия чыганагын кайсы вакытка төзеп бетерә алачагыбызны аңлау бик мөһим, чөнки әлеге мәйданчыкның стратегик үсеше шуңа бәйле. Якын арада алман белгечләре объектны якынча планлаштыру эшләрен төгәлләячәк.
Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе җитәкчесе Ирек Фәйзуллин, “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте