Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлавы
22.08.2014
Флаг, Герб һәм Гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора, алар рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, горурлык хисен чагылдыра, халыкның милли-мәдәни үзенчәлегенең нигезен тәшкил итә. Нәкъ менә үз илеңнең дәүләт символларына ихтирам белән һәркайсыбызның гражданлык һәм патриотик үзаңы формалаша башлый, Ватанны ярату хисе тәрбияләнә.
Аклы-зәңгәрле-кызыллы флагның, тарихи чорларны үтеп, яңадан Россиянең дәүләт символы статусын алуына да 20 елдан артык вакыт узды. Хәзер безнең дәүләт флагын җир шарының барлык почмакларында да беләләр. Андагы һәр төс үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм бәйсезлекне, зәңгәр – ышаныч һәм рухиятне, кызыл бөеклек һәм куәтне чагылдыра.
Безне – татарстанлыларны, бердәм Россия дәүләте гражданнарын – рухи уртаклык һәм Ватанга тугрылык хисләре берләштерә. Без чорларның табигый бәйләнешен һәм буыннар алмашын хөрмәт итәбез, күп милләтле Россия халкының мәдәни традицияләрен саклыйбыз. Илебез хакына фидакарьләрчә батырлык кылган һәркем алдында баш иябез. Уртак Йортыбызда тынычлыкны, конфессияара татулыкны саклау һәм ныгыту өчен күп эшлибез.
Кадерле ватандашлар! Әлеге күркәм бәйрәм белән сезне чын күңелдән котлыйм. Ватаныбыз өчен һәрвакыт горурланып яшик! Россия Федерациясе Дәүләт флагы ирекле һәм куәтле илебез күгендә горур җилфердәсен! Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, тынычлык һәм бәхет телим!