Британия технология һәм электрон коммерция институты (BITE) Татарстан Хөкүмәтенә берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итә

28.05.2009

Кичә, 27 нче майда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Бөек Британия Хөкүмәтенең лордлар палатасы әгъзасы лорд Әхмәт Нәзир һәм BITE директоры Мөхәммәт Али Фармер белән очрашуы вакытында Татарстандагы югары уку йортлары һәм Британия технология һәм электрон коммерция институты (BITE) арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Британия технология һәм электрон коммерция институты 2002 елдан бирле эшләп килә, һәм бүгенге көндә ул дөньядагы дистәдән артык илнең партнеры булып тора. BITE икътисад, инновацияләр һәм инвестицияләр, туризм индустриясе, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем бирә, шулай ук эре корпорацияләр җитәкчелегенә һәм кайбер илләрнең (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Пакистан, Малайзия) хөкүмәтләренә консалтинг хезмәте күрсәтә.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, BITE Татарстан Республикасына дөнья аренасында танылуын арттыруда, Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре өчен төрле юнәлешләр буенча махсус белем бирү программаларын төзүдә, тәҗрибә уртаклашуда ярдәм итәргә әзер.
Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашуда Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашты.
Шуны да искәртик: Британия технология һәм электрон коммерция институты делегациясе Казанга өч көнлек эш визиты белән килгән. Визит барышында Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгендә очрашулар үткәрү һәм Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университеты, Казан дәүләт технология университеты, Россия ислам университеты ректораты белән очрашу планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте