Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Vincent Park Holdings Ltd” холдинг компаниясе президенты Джозеф әфәнде Рубинштейн белән очрашты

28.05.2009

Кичә, 27 нче майда, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Vincent Park Holdings Ltd” трансмилли холдинг компаниясе президенты Джозеф Рубинштейн белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә (Мәскәү) узды.
Борис Павлов чит ил эшмәкәрләренә Татарстан Республикасы икътисадына игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул кунакларга Татарстан Хөкүмәтенең нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәләрен үстерү буенча алып бара торган эше, сәнәгый типтагы “Алабуга” махсус икътисади зонасы, производствога нанотехнологияләр кертү хисабына республика икътисадын инновацион үсеш юлына чыгару буенча башкарыла торган эшләр турында кыскача сөйләп китте.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары чит ил эшмәкәрләрен хезмәттәшлек итәргә чакырды һәм, республика спецификасыннан чыгып, үзләренең мөмкинлекләре турында сөйләп бирүләрен сорады.
“Vincent Park Holdings Ltd” компаниясе президенты Джозеф Рубинштейн җавап сүзендә холдинг компаниясенең, иң беренче чиратта, нефть химиясе өлкәсендәге глобаль сәүдә операцияләре белән шөгыльләнүен әйтте. Компания партнерлары арасында зур үсеш алган Кытай, Көньяк Корея һ.б. бар.
Моннан тыш, үзенең стратегик партнеры – “Centurion Credit Management,LP” компаниясе белән берлектә, холдинг Кытайда автозавод, электростанция һәм җиде плотина төзегән. Татарстан белән кызыксыну шуңа бәйле: республика компанияләре җитди ышанычлы партнерлар буларак билгеле.
“Без Татарстандагы нефть химиясе предприятиеләренең продукциясен зур күләмдә һәм даими нигездә сатып алу белән генә чикләнмичә, әзер продукция яки эшкәртелмәгән нефть белән түләгән очракта, Түбән Камадагы яңа нефть эшкәртү производствосына инвестицияләр кертергә дә әзер, - диде Джозеф Рубинштейн. – Без башка тармакта нанотехнологияләр куллануга бәйле булган проектларны да карарга әзер”.
Килешүче яклар, хезмәттәшлек итү вариантларын экспертлар җентекләп карап чыкканнан соң, Казанда Татарстанның нефть һәм нефть эшкәртү тармаклары компанияләре җитәкчеләре белән очрашу үткәрү турында сүз куештылар. Мондый очрашу программасының вакыты һәм проекты турында яңадан килешәчәкләр.
Очрашуда Centurion Credit Management,LP халыкара инвестиция фонды идарәсе рәисе Муррей Хуберфельд, “Vincent Park Holdigs Ltd” компаниясенең Россиядәге вәкилләре Николай Рубцов һәм Сергей Черников, “Федераль һәм региональ программалар дирекциясе” учреждениесенең Мәскәүдәге офисы җитәкчесе - генераль директор урынбасары Валерий Поляков катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте