ТР Дәүләт Советы Рәисе Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты

20.08.2014

Сабри Тунч Ангылы Татарстанда эшчәнлеген төгәлләп, Анкарага әйләнеп кайта, анда ул Төркия Тышкы эшләр министрлыгында эшләячәк.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты. Сабри Тунч Ангылы Татарстанда эшчәнлеген төгәлләп, Анкарага әйләнеп кайта, анда ул Төркия Тышкы эшләр министрлыгында эшләргә җыена. 1996 нчы елда Төркия Республикасының Казанда Генконсуллыгы ачылгач, Сабри Тунч Ангылы – саны буенча тугызынчы генконсул.

Очрашу башында Фәрит Мөхәммәтшин дипломатка Татарстандагы уңышлы эшчәнлеге һәм Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан-Төркия элемтәләре үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәтен җиткерде.

Әңгәмә барышында Татарстан һәм Төркия арасында хезмәттәшлек аспектлары, аерым алганда, мәдәният өлкәсендә уртак чаралар билгеләп үтелгән. Парламент башлыгы мәдәниара багланышларны ныгыту әһәмиятенә игътибар юнәлткән.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, соңгы елларда Татарстан парламенты һәм Төркия Республикасының Казандагы Генкосуллыгы арасында тыгыз һәм нәтиҗәле багланышлар җайга салынган.

Сабри Тунч Ангылы, үз чиратында, ТР Дәүләт Советы Рәисенә Төркия һәм Татарстан халыклары арасында сәүдә-икътисади, гуманитар һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуда актив катнашуы өчен рәхмәтен ирештерде. Ул Казанга килүче Төркия кунакларының һәммәсенең дә моннан уңай кичерешләр белән китүен ассызыклады.

Генераль консул Татарстан парламенты башлыгына рәхмәтен белдереп, Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләр конгрессының Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге актуаль мәсьәләләр буенча комитетының Ауропа континентында тотрыклы карарлар эшләүдәге эшчәнлеген югары бәяләде.

Очрашу азагында Фәрит Мөхәммәтшин Сабри Тунч Ангылыга алдагы эшендә уңышлар теләде.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге
Роберт Горбунов фотосы