Россиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Татарстан Премьер-министрына “Россия студентлар язы-2009” фестивален оештыру һәм үткәрү өчен рәхмәт белдерде
28.05.2009
Россиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка студентлар иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү программасының “Россия студентлар язы-2009” XVII финал фестивален югары дәрәҗәдә әзерләү, оештыру һәм үткәрү өчен рәхмәт белдерде.
Шуны искәртик: “Россия студентлар язы-2009” фестиваленең финалы 14-19 нчы майда Татарстан башкаласы Казанда узды.
“Казанда узган фестиваль үз мәйданчыкларына бөтен илдән меңләгән актив, максатчан, иҗади егет һәм кызларны җыйды, - диелә Татарстан Республикасы Премьер-министры исеменә килгән телеграммада. – Ул үзенә хас булган җылы, бәйрәмчә атмосфераны саклап кына калмады, иҗади элемтәләр үстерүгә һәм төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга да ярдәм итте”.
Татарстан Республикасының студентлар иҗади делегациясе призлы урыннар саны буенча гомумкоманда зачетында Гран-при иясе булды.
Россиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә алга таба да хезмәттәшлек итүгә ихлас күңелдән ышануын белдерде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте