Фәрит Мөхәммәтшин: «Зәйлеләрне башкалардан максатчанлык, тырыш һәм бердәм булу кебек сыйфатлар аерып тора»
14.08.2014
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зәйдә ике спорт мәйданчыгы, ә Зәй районының Сармашбаш авылында китапханә, авыл советын берләштергән үзәкнең ачылышында катнашты. Ачылыш тантанасында Зәй районы башлыгы Татьяна Воропаева белән бергә Татарстан Дәүләт Советының V чакырылышына кандидат, “Нефтегаз” генераль директоры урынбасары Фоат Комаров та булды.
“Яшьлек” дип аталган боз сараеның ачылышында Фәрит Мөхәммәтшин: “Мондый спорт мәйданчыклары зур әһәмияткә ия. Яшьләребезнең сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә. Татарстанда спорт белән шөгыльләнүчеләр күп: кечкенә балалардан башлап өлкәннәргә кадәр. 20 ел элек Зәйдә мондый корылмалар юк иде. Барысы да республиканың куәте аркасында эшләнә. Президенттан башлап район башлыгына кадәр барысы да – Татарстандагы мәсьәләләрне хәл итәр өчен көч куя. Татарстан Президенты алып барган сәясәтендә “Бердәм Россия”гә таяна. Ул үзен реаль эшләр башкаручы фирка икәнен исбатлады”, – дип белдерде.
Зәйдәге ике спорт мәйданчыгы да республикада булган махсус дәүләт программасы нигезендә башкарыла. Әле быел тагын дүрт спорт корылмасын тапшырасы бар, аларның өчесе футбол кыры итеп төзеләчәк, ә дүртенчесе баскетбол белән волейбол уйнарлык итеп ясалачак.
Сармашбаш авылындагы күп функцияле үзәкнең ачылуы Татарстанда 2012 елдан бирле эшләгән “Мәдәният һәм күп функцияле үзәкләрне төзү” дәүләт программасы нәтиҗәсендә тормышка ашты. 2012 елдан бирле республикада йөзгә якын шундый үзәк ачылды, 2014 елда тагын 40 үзәк сафка басачак дип планлаштырылган.
“Быелгы Татарстан Дәүләт Советына сайлау алды кампаниясе башкалардан халык җыеннарын оештыру белән аерылып тора. Халык белән аралашканда кешеләрне нинди мәсьәләләр борчыганын белешәбез, беренче хәл итәргә кирәкле проблемаларны ачыклыйбыз. Берьюлы барысын да хәл итеп булмый, икътисадый мөмкинлекләргә карап эш итәргә кирәк”, – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин зәйлеләр белән очрашканда аларны башкалардан максатчанлык, тырыш һәм бердәм булу кебек сыйфатлар аерып торганын билгеләде.