Илдар Халиков Төркиянең Казандагы генераль консулы белән очрашты
12.08.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашуы барышында Рәҗәп Тайип Эрдоганга Төркия Республикасындагы президент сайлауларында җиңүе уңаеннан котлау белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Илдар Халиков очрашу барышында Татарстан җитәкчеләренең Төркия Республикасының яңа сайланган Президенты белән яхшы мөнәсәбәттә булуларын ассызыклады. “Бу сайлауларда, көчле оппозиция булуга карамастан, Эрдоган әфәнденең җиңүе бик мөһим”,- диде ул.
Илдар Халиков Төркиянең Казандагы генераль консулы вазыйфасында уңышлы эшләве өчен Сабри Тунч Ангылы әфәндегә аерым рәхмәт белдерде.
Очрашу барышында анда катнашучылар, Төркия Президенты вазыйфасында Рәҗәп Эрдоган Россия – Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлек үсешен хуплар, дигән ышаныч белдерделәр.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов