2009 елның язында Таптарстанда гомуми белем бирү мәктәпләрен, техникум һәм югары уку йортларын 72,3 мең кеше тәмамлаячак

26.05.2009

2009 елда Татарстан Республикасы магистратуралары һәм югары уку йортларында бюджет урыннарының саны артачак. Бу бакалаврларның белем дәрәҗәсен арттыру максатыннан, шулай ук югары уку йортларын тәмамлаган бөтен кешенең кирәгеннән артык тулган хезмәт базарына чыгуын булдырмас өчен эшләнә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда республиканың мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов әйтте.
Брифинг Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук on-line режимда интернет челтәреннән трансляцияләнде.
Альберт Гыйльметдинов, үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә нигезләнеп, журналистларга хәзерге гомуми белем бирү мәктәпләре һәм башлангыч, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының кая укырга керергә планлаштырулары турында сөйләде.
Быел республикада гомуми белем бирү мәктәпләрен барлыгы 26 мең 225 укучы тәмамлаячак (чагыштыру өчен: 2004 елда алар ике тапкыр күбрәк – якынча 50 мең кеше булган). Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры әлеге ситуацияне “демографик чокыр” дип атады. Алга таба республикада, фаразлауларга караганда, мәктәпне тәмамлаучылар саны арта барачак. Бу тенденция 2015 елга кадәр дәвам итәчәк, ул елда да шуның кадәр үк укучы чыгару планлаштырыла.
Гомумән алганда, 2009 елда Татарстанда башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрен (шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләрен) 72 мең 319 кеше тәмамлаячак, шуларның 32 процентын – югары уку йортларын тәмамлаучылар, 12 процентын – урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен (техникумнарны) һәм 20 процентын башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрен (училище һәм колледжларны) тәмамлаучылар тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган якынча мәгълүматларга караганда, мәктәпне тәмамлаучыларның 96 проценты - укуын дәвам итәргә (училище, техникумнарда һәм югары уку йортларында), калганнары эшкә урнашырга уйлый.
Югары уку йортларын тәмамлаучыларның яртысы гына (52 %) эшли башларга планлаштыра, 8 проценты укуын аспирантура һәм магистратурада дәвам итәргә уйлый, 14 проценты армиягә хәрби хезмәт узу өчен җибәреләчәк.
Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендәге бюджет урыннары һәм анда укырга теләүчеләр саны арасында шактый зур аерма барлыкка килде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә: быел башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләренә 2 меңнән артык кеше укырга керергә уйлый (әлеге учреждениеләрдә 16 мең бюджет урыны бар). Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре якынча 10 мең бюджет урыны тәкъдим итә, ә анда, фаразлауларга караганда, 5,6 мең кеше укырга керергә тели.
Альберт Гыйльметдинов сүзләренә караганда, бу ситуациядә мәктәпне тәмамлаучыларның киләчәктә һөнәри белем алу мөмкинлекләре тагын да арта төшә.
Татарстанда барлыгы 37 югары белем бирү учреждениесе, 58 югары уку йортлары филиалы (күбесенең төп офисы Татарстаннан читтә урнашкан), 92 урта һөнәри белем бирү учреждениесе (техникумнар) һәм 62 башлангыч һөнәри белем бирү учреждениесе бар.
Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Клара Таҗетдинова бүген республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр санының 61 меңгә җитүен әйтте (чагыштыру өчен: 2009 ел башына – якынча 25 мең кеше). Гадәттәгечә, рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләрнең бер өлешен югары уку йортын тәмамлаучылар алып тора – май башында ул якынча 6 процент тәшкил итә. Чыгарылыш имтиханнары һәм дипломнар тапшыру процедурасыннан соң, эшкә урнашмаган дипломлы белгечләр санының артуы көтелә. Клара Таҗетдинова абитуриентларга югары уку йортын һәм белгечлекне сайлауда ялгышып, 4-5 елны әрәм итүдән сакланырга кирәклеген тагын бер кат искәртте. Республикада кайбер белгечләр кирәгеннән артып киткән, шуңа күрә, югары белем турындагы дипломга ия булып та, эшне бик озак эзләргә туры килүе дә бар.
Кризис шартларында Россия буенча уртача хезмәт хакы 20 процентка кимегән. Хезмәт хакының шактый кимүе банк өлкәсендә, эре сәнәгый предприятиеләрдә күзәтелә. Клара Таҗетдинова сүзләренә караганда, боларның барысы да укучылар һәм студентлар арасында профориентация алып бару кирәклеген көчәйтә. “Профориентация – ул ниндидер белгечлекне көчләп тагарга теләвебез түгел, ә кайсы белгечлеккә ихтыяҗ зур булудан чыгып, хезмәт базарындагы конкрет хәлне тасвирлап бирү мөмкинлеге”, - диде Клара Таҗетдинова.
Республикада эшче һөнәрләргә һәм инженерлык белгечлекләренә ихтыяҗ аеруча зур. Социаль-гуманитар өлкәдә белгечләр чамадан тыш күп.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте