Рөстәм Миңнеханов тагын “Татнефтехиминвест-холдинг” ның Директорлар советы рәисе итеп сайланды
25.05.2009
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” (ТНХИХ) ААҖ акционерларының еллык җыелышы үткәрелде.
Оешма эшен канәгатьләнерлек дип табып һәм еллык хисапны раслап, җыелыш “Татнефтехиминвест-холдинг” ның 20 кешедән торган Директорлар советын сайлады. Аңа тагын Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, җир асты байлыкларыннан файдалану, нефть, газ һәм экология мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Ирина Ларочкина, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының нефть, газ, химия комплексы мәсьәләләре бүлеге башлыгы Ренат Сабиров, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров; нефть, газ чыга торган урыннарны табу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты консультанты Ренат Мөслимов керде.
Элеккечә Совет әгъзасы булып калучылар: республикадагы нефть, газ, химия комплексының алдынгы компанияләре җитәкчеләре – “Связьинвестнефтехим” ААҖ дәүләт холдингының генераль директоры Валерий Сорокин, “Татнефть” ААҖ нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, аның беренче урынбасары Наил Маганов, “ТАИФ” ААҖ нең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ нең генераль директоры Владимир Бусыгин, “Казаноргсинтез” ның генераль директоры Леонид Алехин, “Нижнекамскшина” ААҖ генераль директоры Радик Ильясов, “Нәфис-Косметикс” ААҖ нең генераль директоры Дмитрий Хәйбуллин, “Татнефтепродукт” ААҖ нең генераль директоры Рөстәм Сабиров, ТНХИХ ның генераль директоры Рафинат Яруллин.
“Ак Барс Банк” идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев һәм “Идея Капитал” идарә компаниясе” ААҖ нең генераль директоры Альберт Кәримов Директорлар советының яңа әгъзалары итеп сайланды. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Совет составына яңадан керде. Әлеге Советка ул 2005-2007 елларда сайланган булган.
Татарстанның элекке сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин һәм “Ак Барс” банкның Директорлар советы рәисе Роберт Мусин Совет составыннан чыкты.
Шуннан соң ук үткәрелгән Директорлар советының беренче утырышында аның рәисе итеп тагын Рөстәм Миңнеханов сайланды. Холдингның генераль директоры Рафинат Яруллинның вәкаләтләре озынайтылды.
Җыелыш, алдагы еллардагыча, 2007 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләмәскә дигән карар кабул итте. 2007 елдагы 56,8 млн. сумнан зуррак күләмдәге 60 млн. сум чиста табыш оешманы үстерүгә тотылачак.
Шуны да искәртик: ТНХИХ Татарстан Республикасы Президентының 1993 елгы Указы нигезендә нефть, газ, химия комплексы белән идарә итүне камилләштерү максатыннан чыгып төзелә. Оешманың устав капиталы 40 млн. сум тәшкил итә. Оешма киң юнәлештәге эшчәнлек белән шөгыльләнә торган координация-эксперт үзәге вазыйфасын башкара һәм сәнәгый продукция җитештерү белән шөгыльләнми.
ТНХИХ ның акционерлар составы түбәндәгедән гыйбарәт. “Связьинвестнефтехим” ААҖ аша күрсәтелгән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә акцияләрнең 51,49 проценты, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы аша – 1,062 проценты туры килә. “Татнефть” ААҖ акцияләрнең 13,14 процентына, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ һәм “Казаноргсинтез” ААҖ – 7,333 әр процентына, “Нижнекамскшина” ААҖ 4,333 процентына ия булып тора.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы