Тарихта беренче тапкыр хай-дайвинг буенча Дөнья кубогына ярышлар Казанда башланды
08.08.2014
Бүген тарихта беренче тапкыр хай-дайвинг буенча Дөнья кубогына ярышлар Казанда башланды.
Ярышлар мәйданчыгы Казансу елгасы ярында, Казан Кремле һәм Игенчеләр сарае янында урнашкан.
Халыкара дәрәҗәдәге ярышларның тантаналы ачылышында Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Суга сикерүләр федерациясе президенты Алексей Власенко катнашты.
Ярышларның ачылышы 16 ил – катнашучыларның парады белән башланып китте. Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, спортчыларны һәм җанатарларны сәламләп, барысына да уңышлар теләде һәм киләсе елда Казанның, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын лаеклы кабул итәчәгенә ышаныч белдерде. Ул шулай ук барлык спортчыларны, иртәгә бәйрәм ителәчәк Физкультурачылар көне белән котлады.
Илдар Халиков барлык катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде һәм ярышларның башлануы белән котлады. Ул хай-дайвинг буенча беренче Дөнья кубогын уздыру урыны буларак Казанны сайлаулары өчен FINA җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Хулио Маглионе белдергәнчә, FINA өчен бу тарихи вакыйга. Хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы беренче тапкыр уздырыла. Аның сүзләренчә, Казан югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәргә бүген үк әзер инде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, ярышларны оештыруга ярдәм иткәне өчен, аерым рәхмәт белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.