Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Радиоприбор” ААҖ нең яңа генераль директорын тәкъдим итте

22.05.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Радиоприбор” ААҖ нең (Казан) хезмәт коллективына яңа генераль директорны тәкъдим итте.
Предприятиенең Директорлар советы әлеге вазыйфага Ронис Шәриповны билгеләде.
“Җитәкчелекне алыштыру мәсьәләләре һәрвакыт гадиләрдән булмады, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Ронис Шәрипов кандидатурасы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән фикер алышу нигезендә сайланды”.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы шулай ук “Радиоприбор” ААҖ нең Казан өчен шәһәрнең йөзен билгели торган предприятие булып торуын әйтте. Күптән түгел предприятие “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе составына кергән (“Радиоэлектрон технологияләр” концерны составында).
Татарстан Республикасы Премьер-министры “Радиоприбор” ААҖ нең элекке генераль директоры Рәшит Аппаковка күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт әйтте. Рәшит Аппаков әлеге предприятиедә 27 ел эшләгән (15 ел ул “Радиоприбор” ачык акционерлык җәмгыятен җитәкләгән).
“Бу авыр икътисади реформалар, үзгәртеп корулар вакыты булды. Бернәрсәгә карамастан, Россиянең оборона сәнәгате өчен югары технологияле әйберләр җитештерә торган иң мөһим предприятиеләренең берсе сакланып калды һәм үстерелде”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рәшит Аппаковка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатын тапшырдылар.
“Радиоэлектрон технологияләр” концернының генераль директоры Николай Колесов (яңа җитәкчене тәкъдим итүдә ул да бар иде) коллективка “Радиоприбор” ААҖ нең “дәүләт таныту билгеләрен җитештерү буенча серияле завод” буларак каралуын әйтте.
Колесов әфәнде шулай ук “Радиоприбор” ААҖ нең дәүләт оборона заказын үтәүгә (2010 елның гыйнвары) әзер булырга тиешлеген әйтте. Бу предприятиене эш белән тәэмин итәргә, эш урыннарын һәм хезмәт хакын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Белешмә өчен:

Ронис Нәкыйп улы Шәрипов 1966 елның 5 нче маенда Саба районының Гороховое поле авылында (Татарстан) туа.
1990 елда Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы бүлегендә тикшерүче, прокурор, Татарстан Республикасы Дәүләт милек комитеты идарәсе башлыгы (1999 ел), Татарстанның Питрәч районы администрациясе башлыгы урынбасары (2000-2001 еллар), “Казан оптика-механика заводы” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары, коммерция директоры; “Казан оптика-механика заводы” ААҖ нең генераль директоры (2001-2007 еллар) булып эшли. Аннан соң Амурск өлкәсе хөкүмәтенең милек мөнәсәбәтләре, табигать ресурслары һәм урман хуҗалыгы министры (2007-2008 еллар), Амурск өлкәсе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары (2008 ел) була.
2009 елның гыйнварына кадәр “Казан оптика-механика заводы” ААҖ генераль директоры киңәшчесе вазыйфасын башкара.
2009 елның гыйнварыннан – “Казан оптика-механика заводы” ААҖ нең Директорлар советы рәисе.
Икътисади фәннәр кандидаты, Хәрби фәннәр академиясе профессоры.
Инглиз телен белә.
Дәүләт бүләкләре: “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005 ел), “Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен” медале (2006 ел).

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте