Казанда Россия Федераль иминлек хезмәтенең Ырынбур өлкәсендәге Чик буе идарәсе һәм Татарстанның биш муниципаль районы арасында хезмәттәшлек һәм шефлык элемтәләре урнаштыру турындагы Килешүгә кул куелды
22.05.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Округ чик буе комиссиясе утырышында Идел буе федераль округы чикләрендә Россия Федерациясе чик буе субъектларының социаль-икътисади үсешенә тәэсир итә торган фактор булып торган чик буе хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны комиссия җитәкчесе – Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Валерий Шнякин үткәрде.
Чарада комиссия әгъзасы, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм Татарстан Республикасының баш федераль инспекторы Марсел Галимәрданов катнашты.
Комиссия утырышы Россия дәүләт гимны белән башланып китте.
Валерий Шнякин бүгенге көндә дәүләт чиген төзекләндерү эшләре башланып китүен, хәзерге шартларда чик буе хезмәте эшчәнлегенә кайбер үзенчәлекле сыйфатлар хас булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук Округ чик буе комиссиясе утырышының көн тәртибе белән дә таныштырды (федерация субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының Россия Федерациясе дәүләт чикләрен саклау өлкәсендәге эшчәнлеген камилләштерү, Идел буе федераль округы чикләрендә Россия Федерациясе чик буе субъектларының социаль-икътисади үсешенә тәэсир итә торган фактор булып торган чик буе хезмәттәшлеген үстерү).
Утырышта катнашучылар шулай ук Идел буе федераль округы чикләрендәге территориаль хакимият органнарының Россия дәүләт чиге аша наркотиклар кертүне туктату эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Утырышта катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Равил Моратов илебезнең дәүләт чиген ныгыту Татарстан Республикасында зур кызыксыну уятуын әйтеп китте. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә республика территориясендә җитди икътисади проектлар, аерым алганда, Түбән Камада Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү проекты (“ТАНЕКО” ААҖ) тормышка ашырыла. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен, эшче көчләрне (шул исәптән Россия чикләреннән тыш та) җәлеп итәргә кирәк. “Ел саен Татарстан хезмәт мигрантларына эшкә урнашу өчен якынча 25 мең рөхсәт кәгазе бирә, һәм бу тенденция үсә барачак. Без бу юнәлештәге эшне камилләштерергә җыенабыз”, - диде Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Округ чик буе комиссиясе утырышы ябык режимда узды.
Утырыш тәмамлангач, Россия Федераль иминлек хезмәтенең Ырынбур өлкәсендәге Чик буе идарәсе һәм Татарстан Республикасының Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск муниципаль районнары арасында хезмәттәшлек һәм шефлык элемтәләрен урнаштыру турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка Россия Федераль иминлек хезмәтенең Ырынбур өлкәсендәге Чик буе идарәсе җитәкчесе генерал-майор Александр Гуков һәм Татарстан Республикасының биш муниципаль районы җитәкчеләре кул куйды.
Килешүгә кул кую тантанасына аңлатма биреп, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Валерий Шнякин әлеге вакыйганың бик әһәмиятле булуын әйтеп китте. Ул шулай ук федерация субъектлары арасында Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасының хезмәттәшлек һәм шефлык элемтәләрен урнаштыру турындагы документка кул куюга иң әзерләре булып чыгуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов дәүләт чигенең 1876 километры Ырынбур өлкәсенә туры килүен әйтте. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда республикабызның Ырынбур өлкәсе күршесендә урнашкан муниципаль районнарын шефлыкка алуны кирәк дип тапканнар. Ул Россия Федераль иминлек хезмәтенең Ырынбур өлкәсендәге Чик буе идарәсе җитәкчелегенә ышаныч күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы эшләргә алынган бөтен нәрсәнең намус белән башкарылуын әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте