Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Дәүләт милке белән идарә итү Федераль агентлыгы җитәкчесе Юрий Петров белән очрашты

22.05.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Дәүләт милке белән идарә итү Федераль агентлыгы җитәкчесе Юрий Петров белән очрашты. Ю.Петров Казанга эш визиты белән килгән.
Очрашу барышында федерация субъектларында дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Дәүләт милке белән идарә итү Федераль агентлыгының Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе Елена Паткина катнашты.

Белешмә өчен:

Юрий Александрович Петров 1947 елның 10 нчы апрелендә Ленинградта туа. 1971 елда ул “хокук белеме” белгечлеге буенча Ленинград дәүләт университетын тәмамлый. Юридик фәннәр кандидаты. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2008 ел, 26 нчы май, 738-р номерлы әмере нигезендә Дәүләт милке белән идарә итү Федераль агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнгән. Яңа хөкүмәт структурасында биш федераль ведомство берләшкән – Росимущество, РФФИ, Роснедвижимость, Росрегистрация һәм Роскартография.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте