Татарстанда 1июльдән 30 сентябрьгә кадәр төзелеш объектларында хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өчайлык уза
02.08.2014
Татарстанда 2014 елның 1 июленнән 30 сентябренә кадәр төзелеш объектларында хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өчайлык уза. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Илдар Халиков уздырды.
Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, беренче айның нәтиҗәләре буенча чираттагы утырыш уздырылды, бәхетсезлек очраклары булган төзелеш оешмалары җитәкчеләренең докладлары тыңланды, төзелеш оешмаларының 40 җитәкчесе һәм белгечләре хезмәт куркынычсызлыгы буенча укулар узды, төзелеш барган объектларда хезмәт куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тикшерү булды.
Гомумән 2014 елда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 575 тикшерү уздырылган, хезмәт куркынычсызлыгы нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 281 карар чыгарылган. Бүгенгә республикада 4 млн. 366 мең сум штраф алынган.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.