Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгый предприятиеләренең “ТАНЕКО” ААҖ проекты өчен металл конструкцияләр җитештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

18.05.2009

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәнәгый предприятиеләренең Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын (“ТАНЕКО” ААҖ проекты) төзү өчен металл конструкцияләр җитештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, “Татнефть" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Маганов, “Камаглавстрой идарә компаниясе” ААҖ генераль директоры Валерий Самилов һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә башында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә иң җитди проблемаларның берсе – төзелеш-монтаж эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен, “ТАНЕКО” ААҖ проектын металл конструкцияләр белән тиешле күләмдә тәэмин итү.
Шул ук вакытта республикадагы металл конструкцияләр җитештерү предприятиеләренең җитештерү ресурсларын да мөмкин кадәр күбрәк кулланырга кирәк.
“Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Маганов 2009 елда “ТАНЕКО” төзелеш мәйданчыгы өчен кирәк булган металл конструкцияләренең гомуми күләме 81 мең тонна тәшкил итүен әйтте.
Бу күләмдәге эшне башкарып чыгу өчен, “Камаглавстрой идарә компаниясе”, “Ак Барс Металл”, “Роснефтегазстрой” (Яр Чаллы) ачык акционерлык җәмгыятьләре, Кама металл конструкцияләр заводы, “КамАвтоМет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һ.б. компанияләрнең (барлыгы җиде зур предприятие) җитештерү көчләре җәлеп ителде.
Кайбер компанияләр металл конструкцияләрне кооперация шартларында (Оренбург өлкәсе, Самара, Златоуст предприятиеләре белән) җитештерәләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов металл конструкцияләр белән тәэмин итә торган компанияләр җитәкчеләренә “ТАНЕКО” проекты өчен заказлар эшләү күләменә һәм срокларына җаваплы карарга кушты.
Ситуацияне контрольдә тоту өчен, металл конструкцияләр җитештерү, предприятиене бөтен кирәкле инженерлык документлары һәм аванс түләүләре белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәләр атна саен үткәреләчәк
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте