Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасына 2132 күпфатирлы йорт кертелгән
15.05.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан шәһәрләре һәм муниципаль районнарында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау эшләренең барышына багышланган традицион киңәшмә үткәрде.
Чара, Татарстанның барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин капремонт барышы турында тулырак мәгълүмат бирде. Әйтик, 14 нче майга алынган мәгълүматларга караганда, 2132 йортта капиталь ремонт башланып киткән (бу 2009 елга планга кертелгән эшләрнең 91 процентын тәшкил итә). 212 йортта әлегә ремонт башланмаган.
Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, 29 муниципаль берәмлектә планлаштырылган йортларның барысында да эшләр алып барыла, ә 15 муниципаль берәмлектә капремонт эшләре бөтен объектларда да башланмаган әле.
Марат Хөснуллин муниципаль берәмлек башлыкларына эшләрне башкарып чыгу графикларын тагын бер тапкыр карап чыгарга тәкъдим итте. Тәкъдим ителгән графиклардан чыгып караганда, шул күзгә ташлана: акча тотуның иң кызу вакыты августка туры киләчәк.
Гомумән алганда, бүгенге көндә 2,5 млрд. сумлык эш башкарылган (программаның гомуми күләменнән 26 процент).
Идарә оешмалары счетына күчерелгән акчаның гомуми күләме (финанслау чыганакларының барысын да исәпкә алып) инде 5 млрд. 488 млн. сум (ягъни республиканың капремонт программасында күздә тотылган акчаның яртысыннан артыгын) тәшкил итә.
Подрядчы оешмаларга 3,2 млрд. сум – идарә компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәте счетында булган акчаның 55 проценты, ягъни программаның гомуми лимитыннан 31 процент күчерелгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына программаны финанслауда катнашу кирәклеген искәртте. Аның сүзләренә караганда, шартнамәнең капремонтны финанслауда катнашу өлешенә караган пунктларын үтәмәү акчаның федераль өлешен программадан яңадан соратып алуга китерергә мөмкин.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы районнарда капиталь ремонт программасының барышын уңай бәяләде. Ул подрядчы оешмалар башкарган эшнең сыйфатына җитди игътибар бирергә кушты.
Рөстәм Миңнеханов шуны искәртте: ремонт ясау процессында халыкка мөмкин кадәр азрак мәшәкать тудыру өчен, ремонт эшләренең күбесен җәй айларында башкарырга кирәк.
Киңәшмәдә катнашучылар Апас муниципаль районы тәҗрибәсен уңай бәяләделәр. Анда капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән (2009 ел программасына бу районда барлыгы 5 күпфатирлы йорт кертелгән була). Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Актаныш муниципаль районының да капремонт эшләрен бу атнада төгәлләргә планлаштыруын әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте