Россия Федерациясе Федераль миграция хезмәте директоры Константин Ромодановский: “2009 елның өч аенда гына да Россиядән 10 меңнән артык кеше куып чыгарылды”
14.05.20092008 елда Россиягә якынча 14,5 млн. кеше кергән, шул ук вакытта гражданнарның өчтән бере кат-кат кереп, чыгып торган. Бүген Казанда журналистларга бу турыда Россия Федерациясе Федераль миграция хезмәте директоры Константин Ромодановский әйтте.
Шуны да искәртик: бүген Татарстан башкаласында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә (БДБ) кергән дәүләтләр
миграция органнары җитәкчеләренең бишенче утырышы ачылды. Аны Константин Ромодановский үткәрә. Утырышта катнашучылар БДБ илләре киңлегендәге миграция сәясәте, хезмәт миграциясе мәсьәләләре һәм Бердәмлеккә кергән илләр территориясендә бердәм хезмәт базары булдыру юллары турында фикер алыштылар.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Россия Федераль миграция хезмәте башлыгы 2008 елда Россиядән якынча 20 мең мигрант куып чыгарылуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, 2009 елда бу сан артачак: агымдагы елның өч аенда гына да илебездән уннан артык кеше чыгарылган.
Ромодановский әфәнде бүген илебездә “оештырып алып барылган җәлеп итү” сәясәте үткәрелүен әйтте. Бу икътисад өчен кирәкле белгечләрне – тиешле квалификациясе, әзерлеге булган, телне белүче кешеләрне эшкә җәлеп итү мөмкинлеге бирә.
Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә хезмәт мигрантларын оешкан төстә җәлеп итү системасын да камилләштерү күздә тотыла, бу мигрантлар хокукларын тәэмин итүне яңа дәрәҗәгә чыгарачак.
Моннан тыш, Константин Ромодановский Россиядә хәзер тагын бер закон проекты эшләнүен әйтте. Аның кысаларында мигрантлар ай саен эшкә планлы патент ала алачак (нигездә, ул физик затларда эшләүчеләргә бирелә).
“БДБ ның кайсы илләреннән законсыз мигрантлар күбрәк килә?” дигән сорауга җавап биреп, Ромодановский әфәнде Казахстаннан килгән кешеләргә эшкә рөхсәт теләмичә генә бирелүен әйтте.
“Җинаятьчелек очракларына килгәндә, мигрантлар арасында Грузия алда бара”, - дип билгеләп үтте Россия Федераль миграция хезмәте башлыгы һәм боларның статистик мәгълүматлар булуын ассызыклап китте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте