Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Республиканың хезмәт базарында тискәре тенденцияләр күзәтелү вакытлыча гына, эшче көчләр элеккечә үк кирәк булачак”

14.05.2009

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә кергән илләргә миграция мәсьәләләрендә бердәм сәясәт булдырырга кирәк. Бүген Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә кергән дәүләтләр миграция органнары җитәкчеләре Советының 5 нче утырышын ачканда, бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Утырышны Россия Федераль миграция хезмәте директоры Константин Ромодановский үткәрде.
Татарстанның хөкүмәт башлыгы әлеге чарада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм бу утырышның, БДБ илләре киңлегендә миграция агымнарын көйләү ягыннан караганда, аеруча актуаль булуын билгеләп үтте. Ул Татарстан икътисадын кыскача сыйфатлап узды. Әйтик, кайбер икътисади күрсәткечләр буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында бара һәм федерациянең алдынгы субъектларыннан берсе булып тора. Россиядә сәнәгый продукция җитештерүнең гомуми күләме буенча карасак, чыгарыла торган нефтьнең 7 проценты, җитештерелә торган йөк автомобильләренең – 24, полиэтиленның – 45, бөтен Россия стиролының – 70, автомобиль шиналарының 30 проценты Татарстанга туры килә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстан территориясе миграция агымнары тупланган урын булып тора. 2008 елда Татарстанга чит илләрдән 140 меңнән артык кеше килеп киткән (шуның 100 меңе – БДБ илләреннән). Килүләренең максаты – эш эзләү. Ел саен республикада, эшкә урнашу өчен, 20-25 мең рөхсәт бирелә (аларның күбесе – төзелеш, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, транспорт өлкәсендә).
Мигрантлар хезмәтенә ихтыяҗ зур булган объектлар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын (Түбән Кама), аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү заводын (Менделеевск) төзүне һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә киләчәктә башкарылачак эшләрне атап үтте.
2013 ел җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрүгә бәйле рәвештә дә (спорт корылмаларын төзү, “Казан” халыкара аэропортын төзекләндерү, юл төзелеше), республикага өстәмә көчләр кирәк булачак.
“Республиканың хезмәт базарында тискәре тенденцияләр күзәтелү вакытлыча гына, эшче көчләр элеккечә үк кирәк булачак”, - дип ышандырып әйтте Татарстан Премьер-министры.
Ул шулай ук хәзер 2013 елгы Бөтендөнья студентлар җәйге Уеннарында кунаклар һәм спортчыларны кабул итү барышында, соңрак 2014 елда Сочидагы Олимпиаданы оештыру һәм үткәрү вакытында кулланылачак виза механизмнарын үзләштерү процессы баруын билгеләп үтте.
“Гомумән алганда, Россиядәге миграция процессларының гомуми тенденцияләрен Татарстан Республикасы үрнәгендә күзәтеп була”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә аеруча актуаль проблемалар – законсыз миграция, мигрантлар арасындагы җинаятьләрне туктату һ.б.
Татарстан Премьер-министры БДБ дәүләтләре миграция органнары җитәкчеләре Советы утырышында катнашучыларга нәтиҗәле эшләүләрен теләде.
Шуннан соң Россия Федераль миграция хезмәте җитәкчесе Константин Ромодановский алып барган утырыш журналистлар өчен ябык форматта узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте