Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия медицина фәннәре академиясе президенты Михаил Давыдов белән очрашты

14.05.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Россия медицина фәннәре академиясе президенты – Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге директоры Михаил Давыдов белән очрашты.
Очрашуда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.
Академик Давыдов Татарстан башкаласына Европа онкология мәктәбенең “Клиник онкологиядә нур диагностикасы һәм интервенцион радиология” дигән темага үткәрелә торган (14 нче – 16 нчы май) утырышында катнашу өчен килгән.
Татарстан Премьер-министры белән очрашу вакытында киләчәктә республика медицина учреждениеләренең конкурентлылыгын арттыру, онкология авыруларына диагноз кую һәм аларны дәвалау юлларын камилләштерү турында сүз барды.
Очрашу ахырында сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов кичә, 13 нче майда, Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге директоры Михаил Давыдов җитәкчелегендәге делегациянең Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Төбәкара клиник-диагностик үзәге, Республика клиник онкология диспансерында булуын әйтте.
Михаил Давыдов Татарстанның табиб-реаниматолог һәм анестезиологларга түләү мәсьәләләрендәге тәҗрибәсен, операция ясау бүлмәләрен җиһазландыруны оештыру һәм хастаханәләрдәге куркынычсызлык системасын уңай бәяләде. Михаил Давыдов Татарстанның онкологик авыруларны дәвалау һәм аларга диагноз куюда туплаган тәҗрибәсен дә билгеләп үтте (шуны да искәртик: Республика клиник онкология диспансеры Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге филиалы булып тора).
Академик Давыдов Казанга өченче тапкыр килә (башта ул - 2000 елда, аннары 2005 елның маенда килгән иде).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте