Питрәч районындагы мөһим вакыйгалар

11.07.2014


11 июль көне Питрәч районы мөһим вакыйгаларга бай булды: Пановка авылында 200 кешелек клуб ачылды, ә Питрәчнең Җиңүгә 65 ел урамында исә 32 фатир хуҗасына социаль ипотека йортыннан күптән көтелгән ачкычлар тапшырылды. Әлеге тантаналы чараларда Татарстанның Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

- Авылларны саклап калу өчен нишләргә кирәк? Беренче чиратта, мәдәният йортлары булдыру яисә инде аларны төзекләндерү таләп ителә. Бирегә балалар да, яшүсмерләр дә, өлкәннәр дә килә ала. Клубларда аларның һәммәсе өчен төрле кызыклы чаралар оештырып була. Сезнең биредә базар юк. Шуңа күрә халык кибетләрдә генә аралаша. Эшләүчеләр исә хезмәт урыннарында бер-берсенең хәлләрен белешеп кайтадыр. Шулай да, Мәдәният йортын башка бернинди бина да алыштыра алмый. Ул безгә үзебезнең күпмилләтлелекне, гореф-гадәтләребезне сакларга ярдәм итә, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренә караганда, авылларны үстерү, камилләштерү эшчәнлеге шактый авыр бара. Тик алга китеш күренә һәм бу уңай вәзгыять авылларда халыкны саклап калырга ярдәм итә.

Мәсәлән, Пановка авылының Мәдәният йортында концерт залы белән беррәттән төрле түгәрәкләр уздыру өчен махсус кабинетлар да, китапханә дә бар. Клубны төзү 11,2 миллион сумга төшкән. Өстәвенә, ул өр-яңа заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Әлеге эш белән, кагыйдә буларак, фирка проектлары кысаларында “Бердәм Россия” партиясе шөгыльләнә.

Моңа кадәр Пановкада барча халыкны сыйдырырлык Мәдәният йорты булмаган. Искесе исә, гомумән дә, җимерек хәлдә. Шуңа күрә авыл халкы яңа мәдәният учагы ачылуны түземсезләнеп көтеп алган.

- Авылыбыз зур, яшьләр дә бихисап. Тик бүгенге көнгә кадәр алар кичләрен кая барырга белмичә интегәләр иде. Ниһаять, яңа Мәдәният йортында кино да күрсәтерләр, яшьләр өчен кичке биюләр дә оештыра башларлар, дип өметләнәм. Шунысына шаккатам, әлеге бинаны шундый тиз төзеделәр ки, матур булып калкып чыкканын сизми дә калдык, - дип шатлыгы белән уртаклашты Пановка авылында гомер итүче Нина Гришина.

Нина апа хәзер иске Мәдәният йорты бинасын да төзекләндереп, авыл халкы өчен тагын бер файдалы бина төзеп куйсыннар иде дип хыяллана. Бу аңлашыла да, чөнки авылда ташландык хәлдәге биналар бихисап. Моның шулай булуын үзенең чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин да ассызыклап үтте.

- Пановка миңа сугыш чоры авылын хәтерләтте. Йортлар иске, кайбер биналарны төзекләндерү таләп ителә. Шулар арасында яңа Мәдәният йорты берүзе балкып утыра, - дип авылның җирле үзидарәсенә тәнкыйть сүзләре җиткерде җитәкче.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, хәзерге вакытта республикада 9 мең урынга исәпләнгән 47 мәдәният йорты төзелә. Әлеге программаны тормышка ашыру исә алга таба да дәвам итәчәк.

Татарстан җитәкчелеге Питрәч авылын үстерүгә дә зур игътибар бирә. Район үзәге елдан-ел камилләшә, матурая. Демо-график вәзгыять тә яхшыра. Шуңа күрә биредә яңа торак йортлар төзү мөһим бурычларның берсе буларак карала. Бер-бер артлы калкып чыккан йортлар яшьләргә туган җирләренә кайтып яшәргә, эшләргә менә дигән мөмкинлек бирә. Социаль ипотека программасы исә халык өчен аеруча зур бүләк.
Шундый йортларның берсе 11 июль көнне кулланылышка тапшырылды. Биредә бюджет оешмаларында эшләүче 30 гаилә һәм балалар йортында үскән ике бертуган гомер итәчәк. Җиңүнең 65 еллыгы урамында бу – социаль ипотека про-граммасы буенча төзелгән бердәнбер йорт түгел. Биредә әлеге төр тораклардан тулы бер бистә калкып чыккан дип әйтергә мөмкин.

Бүген 32 гаилә фатирлы булды. Бу чын мәгънәсендә шатлыклы вакыйга. Тик район җитәкчелегенә йорт төзеп бирү белән генә чикләнергә ярамый. Биредә яшәүчеләргә балалар бакчасы, мәктәп, юллар, машина кую урыннары кирәк. Эшлисе эшләрегез алда әле, - дип район хакимияте вәкилләренә мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.