Фәрит Мөхәммәтшин Буа районында социаль объектлар ачылышында катнашты
10.07.2014
Татарстанда авыл торак пунктлары инфраструктурасын үстерүгә һәм авыл халкының яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программалары тормышка ашырыла. Бүген ике социаль объект Буа районында ачылды. Тантаналарда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшинның Буа районында эш сәфәрен Әлшәй авылыннан башланды: анда ул полиция хезмәткәре өчен административ-торак комплексы ачылу тантанасында катнашты. Полиция хезмәткәре Александр Кириллов гаиләсе белән полиция бүлеге белән бер түбә астында урнашкан өч бүлмәле фатирга күчте. Бинаның гомуми мәйданы - 95 кв.м, смета бәясе - 2,5 млн. сум.
Буа районы башлыгы Азат Айзатуллов сәламләү сүзендә, бүген районда куанычлы көн – берничә яңа социаль объект ачыла, дип канәгатьлек белдерде.
ТР ДС Рәисе ассызыклаганча, авыл җирлекләрендә участковыйлар өчен яңа комплекслар төзү буенча программаның инициаторы – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ул программа участок уполномоченныйлары институтын ныгыту өчен бик мөһим.
Шулай ук Мөхәммәтшин республикада авылларны саклау буенча башкарыла торган системалы дәүләт сәясәте турында искәртте. Авылны саклап калу бик мөһим – нәкъ менә авылда яңа буынга милли традицияләр һәм мәдәният бирелә, дип саный Мөхәммәтшин.
ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы Рафаил Гыйльманов ассызыклаганча, участковый Александр Кириллов 2003 нче елдан республика конкурсларында берничә тапкыр иң яхшысы дип танылган, ә бөтенроссия конкурсларында иң яхшылар бишлегенә кергән.
Александр Кириллов, күрсәтелгән ышаныч өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Шулай ук Кошко-Шемякино авылында социаль объект ачылышы булды – монда күп функцияле үзәк ишекләрен ачты. 492,8 кв.м мәйданлы комплекста ФАП, 60 урынлы клуб, 15 урынлы балалар бакчасы, 15 урынга башлангыч мәктәп урнашкан. Смета бәясе - 21,5 млн.сум.
Фәрит Мөхәммәтшин балаларны мәктәпле булалары белән котлады. Аның сүзләренчә, яңа күп функцияле үзәк балаларга да, өлкәннәргә дә хезмәт күрсәтәчәк.
Моннан тыш, 2012-2014 нче елларда Буа районында 31,7 млн. сумлык 7 модульле ФАП төзелгән, 2,7 млн. сумга 27 пункт ремотланган. “Бердәм Россия” партиясенең “Яшәү сыйфаты (Сәламәтлек)” проекты кысаларында модульле ФАП төзелә, медицина учреждениеләре җиһазландырыла, яңа информацион технологияләр кертелә. Быел ТРда 43 муниципаль районда 175,9 млн.сумлык 75 ФАП төзү планлаштырылган.
Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин “Ак Барс Буинск” ҖЧҖ комбайннары парадында булды һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
“Татарстанда социаль-мәдәни өлкә һәм сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм торгызу буенча берничә максатчан программа тормышка ашырыла”, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
“Хәзер авылда кызган чак – атна-ун көннән аерым культураларны җыеп алу эшенә керешергә кирәк, соңыннан көзге культуралар өчен сөрүлек әзерләргә. Буалыларның, һәм тулаем республика халкының кәефе яхшы, һәм бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына куелган барлык бурычлар вакытында башкарылыр дигән ышаныч бирә”, - дип билгеләде ТР ДС Рәисе.